Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Бөек бәйрәмгә зур бүләк

Мөселманнарның изге бәйрәме-Гает көнне Кыр Шунталысы авылында яңа, иркен Хәмзә мәчете ачылды, аны ачуга Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, үзенең командасы белән район башлыгы Владимир Козонков, "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, шулай ук күрше районнар имамнары килде. Мәчет "Сельхозснаб" директорлар советы рәисе Фәнис Гатин йөзендә химаячеләр...

Мөселманнарның изге бәйрәме-Гает көнне Кыр Шунталысы авылында яңа, иркен Хәмзә мәчете ачылды, аны ачуга Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, үзенең командасы белән район башлыгы Владимир Козонков, "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, шулай ук күрше районнар имамнары килде.

Мәчет "Сельхозснаб" директорлар советы рәисе Фәнис Гатин йөзендә химаячеләр акчасына һәм район җитәкчелеге ярдәмендә төзелде. Узган гасырның 90нчы еллары башында төзелгән иске мәчет бәйрәмгә җыела торган бөтен кешене дә сыйдыра алмый иде. Хәзер исә яңа мәчеттә авыл кешеләре генә түгел, ә бәлки бу көнне республиканың барлык почмакларыннан Кыр Шунталысына килгән якташларны да сыйдырды.
Владимир Козонков, шунталылыларны котлап, Алексеевск районының күп милләтле булуын һәм толерантлыгын билгеләп үтте: "Күптән түгел фестиваль чыңнары яңгырады, ә хәзер мәчет ачыла. Яңа йортта яхшылыкка өйрәтсеннәр иде",-дип теләде район башлыгы.
Мәчетне тантаналы төстә ачканнан соң теләге булган бөтен кеше бәйрәм намазын укыды. Ул тәмамланганнан соң мөселман гореф-гадәтләре буенча халыкны сый-хөрмәт белән кунак иттеләр.
P.S. Бу чараны яктыртырга өч канал һәм ТР Президенты матбугат хезмәте журналистлары килде, бу әлеге вакыйганың республика күләмендә дә зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев