Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Бездә тынычлык һәм татулык”

Күптән түгел бистәбездә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге оештырган «Иман нуры» дип аталган чара үткәрелде. Вәгазьләр сөйләүдән торган чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, хакимият вәкилләре, җирле халык, шулай ук бистә мәктәпләре укучылары һәм татар теле укытучылары, аграр колледж студентлары һәм педагоглары катнашты.

Районның музыка мәктәбендә уздырылган чарада вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару белән бергә, динебезгә багышланган фильм да күрсәтелде.

Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт иң беренче чиратта җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәт сәламнәрен-теләкләрен тапшырды һәм аннары иман төшенчәсен аңлатып, Ислам дине кыйммәтләре хакында сөйләде. Дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев үзенең вәгазендә дин кушканнарны үтәү, Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәтнең, муллыкның кадерен белү хакында җиткерде. "Чыннан да хәзер өскә кияргә киемнең ниндие генә юк, ашарга ризыкның төрен санап бетереп булмый, җылы йортларда яшибез, утырып йөргән машиналарыбыз да ничә ат көчендә бит, матур гына яшәр өчен барысы да бар. Тәүфыйклы булып, кыек юлларга кермичә, Ислам динендәге юлдан тайпылмыйча яшәргә язсын. Минем өчен нәрсә ул бәхет дисәләр? Бәхет ул - иманлы булып, шөкерана кылып, Аллаһы Раббыбызны һәрчак истә тотып гыйбадәттә яшәү, дияр идем," - диде ул. Чара Россия Ислам университеты укытучысы Ильяс Халиковның хатыны Нурфия ханым язган мөнәҗәтләр башкаруы белән үрелеп барды. Аларны тыңлаганда әби-бабайларның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

Чарада шулай ук, күп еллар дәвамында "Татар календаре"н чыгаручы танылган нәшриятчы Фәния Хуҗахмәтова да катнашты. Ул үзенең 20 еллык нәшрият эшчәнлеге һәм мөслимә булып яшәү күркәмлеге хакында бөртекләп сөйләде.

"Иман нуры" кичәсе динебез-гә багышланган викторина үткәрү белән тәмамланды. Мөселман-нарга кагылышлы сорауларны дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бирде. Җавап бирүчеләргә нәзарәтнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Иң актив җавап бирүчеләр арасында Рәмис Фәссахов, Рәисә апа Хәлилова, Венера Хисмиева, Нәфис Чибинев аерылып торды.

Шуны да әйтергә кирәк, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт райондагы дини вәзгыять белән танышты, үзәк мәчеттә булды, мәхәллә халкы белән аралашты. Мәхәллә халкы белән аралашкач, Нияз хәзрәт районда тынычлык һәм татулык саклануын күрүгә шатлануын белдерде.

Район башлыгы киңәшчесе Рәфкат Мифтахов та районыбызда барысы да тыныч һәм имин булуы турында сөенеп сөйләде һәм залда утырган яшьләргә иманлы булып үсүләрен теләде. "Бездә халык һәрвакыт дус һәм тату, безнең районда төрле милләт кешеләре яши. Руслар - 59, татарлар - 31% һәм башкалар. Төрле милләт кешеләре шатлыкларын да, кайгыларын да уртак итеп яшиләр, - диде ул.

Район имам-мөхтәсибе дә әлеге сүзләргә теләктәшлек белдерде. "Мин 19 ел инде мөхтәсиб булып эшлим. Бездә мөселманнар өммәтендә проблемалар чыкканы юк," - диде Рөстәм хәзрәт.

Нияз хәзрәт тә, район хаки-миятенең район мөселман-нары өчен зур тырышлык куюын, мәхәлләләрне кайгыртуын билгеләп үтте һәм хакимият җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев