Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

«Биредә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк...»

2012 ел Татарстанда Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республика буенча барлык районнарда диярлек Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Район бәйгеләренең системасы болайрак, бәйге башта авылларда үтә, аннан район үзәгенә финалга җыелалар. Дүшәмбе көнне, районның төп мәчетендә әлеге бәйге 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында узды....

2012 ел Татарстанда Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республика буенча барлык районнарда диярлек Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Район бәйгеләренең системасы болайрак, бәйге башта авылларда үтә, аннан район үзәгенә финалга җыелалар.

Дүшәмбе көнне, районның төп мәчетендә әлеге бәйге 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында узды. Финалда 39 конкурсант катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 6 яшь иде. Яшь мәкам белән укучыларны жюри бәяләде. Кызлар арасында 1 урын-А. Әхмәтовага (Урта Тигәнәле), 2 урын-Р. Хәйруллинага (Урта Тигәнәле) бирелде, 3 урынга шулай ук Урта Тигәнәле авылы кызы И. Миназова лаек булды. Ә малайлар арасында 1 урын Н.Чибиневка (Алексеевск ш.т.б.), 2 урын-Р. Вальщиковка (Алексеевск ш.т.б.), 3 урын А. Вәлиевка (Коры Көрнәле) бирелде. Бәйгедә катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде."Биредә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Иң мөһиме, сез биредә. Бу вакыйгага беркем дә битараф кала алмады, алар барысы да сезгә уңышлар тели",-диде район башлыгы киңәшчесе Р. Мифтахов тантананы ачканда.-Киләчәк тормышыгызда бу иң матур көн булып хәтерегездә калсын".
Алексеевск имам мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт бәйгене оештыруда, үткәрүдә ярдәм иткән район башлыгы В. Козонковка, Р.Мифтаховка, "Алексеевскдорстрой" ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ф. Вәлиевка, «Эдем» ЧҖҖ оешмасына, "Мостовик" ЧҖҖ җитәкчесе Р. Вәлиевка, "Алексеевск Керамикасы" ААҖ директоры Р. Кәбировка, "МСО ТАПС" ЯАҖ җитәкчесе М. Вәлиевка, авыл имам-хатыйбларына, ата-аналарга рәхмәт әйтеп, аны киләсе елларда да оештырырга насыйп булсын иде, диде.
Бәйге тәмам. Бераз анда катнашучыларның фикерләрен тыңлыйк.
Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкат хәзрәт. -Сезгә Лаеш районы мөселманнары исеменнән кайнар сәлам. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре һәр барчабызга ике дөньяда да насыйп булса иде. Мондый бәйгеләр һәр районда оештырыла, анда алган гыйлемнәрегез тагын да дәвамлы булсын. Коръән-ул Аллаһ сүзе. Хәзер аны күп кеше өйдә тотарга кирәк дип сатып ала, шкафка, сейфка куя, әмма укучысы булмый. Бер Гомәр дигән сәхабә юлга чыга. Төнгә калу сәбәпле авыл кырыендагы йортка керә. Ашыйлар, эчәләр, хуҗа урын җәеп бирә. Урынга ятарга җыенгач караса, стенада букча белән Коръән эленеп тора. Ул шуннан төн йокламыйча идәндә тезләнеп чыга. Иртән хуҗа керсә, урын-җир ничек җәелгән булса, шулай тора. "Ни өчен ятмадыгыз, берәр кимчелеге булдымы әллә?"-дип сорый хуҗа. "Юк, бар да әйбәт, йоклап китеп, каршыдагы Коръәнгә ихтирамым кимер дип курыктым,"-ди Гомәр...
А. Мөхәммәтҗанова. -Бу бәйгедә катнашу минем өчен зур бәхет. Безне биредә катнашырлык итеп авылыбыз имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт әзерләде. Аңа Аллаһының рәхмәтләре булсын.
А. Гарифуллина. -Бәйгедә бик теләп катнаштым. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Мин киләчәктә дә мондый бәйгеләрдә һәрдаим катнашырмын дип уйлыйм.
Э. Хәмидуллина. -Без бәйгедә башка авыл кызлары белән таныштык, бер-беребездән үрнәк алдык. Иң мөһиме, без бирегә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен килдек.

Әйе, Коръән сүрәләре белән үскән бала игелекле була, андый баланың бәхете тәэмин ителгән инде. Аннан яшь чакта өйрәнгән догалар ташка чүкелгән кебек, ә олыгайгач өйрәнгәне суга сәнәк белән генә язган кебек була бит. Шуңа да балаларыбызга карата әдәпле, әхлаклы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев