Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Бу мөбарәк бәйрәм көн

7 февраль, атна кич көнне бистәбезнең "Оазис" кафесында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар катнашында Мәүлид кичәсе булып узды. Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев бәйрәмне...

7 февраль, атна кич көнне бистәбезнең "Оазис" кафесында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар катнашында Мәүлид кичәсе булып узды.

Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән чыгып, моны хакимият башлыгы Владимир Козонков та хуплап чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырылды. Оештыручылар - "Эдем" ЧҖҖ директоры Гөлнур Таһир кызы Сафина, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, 1нче Алексеевск урта мәктәбе татар теле укытучысы Алсу Нәҗми, укучы балаларның бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Мәүлид бәйрәмен бергәләп бәйрәм итү, очрашып- күрешү мөмкинлеге булды. Халыкның зал тутырып килүе дә динебезгә омтылу, Аллаһының сөекле колы булган пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) һәм аңа иңдерелгән Коръәнне күңелләрдә зурлау хисенә мисал булып тора.
Аннан сүз күрше районнардан килгән имам хатыйбларга бирелде. Алар барысы да кыскача Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в) тормыш тарихы белән таныштырды, халыкны бәйрәм белән котлады. Район башлыгы үз чыгышында мондый кичәләрнең матур традициягә кереп калуына өмет белдерде. Өлкәннәрнең балаларга дини тәрбия бирүдәге, яшьләргә дөрес юлда булуда ярдәм итүдәге зур ролен билгеләп үтте. Алга таба да аралашып, аңлашып яшәүне теләде.
Кичәне алып баручы Алсу Нәҗми сөекле пәйгамбәребезнең ул заманнарда адашкан, ялгышкан халыкны дингә өндәгәндә күргән кыенлыклары, күркәм сабырлыгы, искиткеч акылы хакында аның тормышында булган кайбер гыйбрәтле мисаллар белән аралаштырып үрелдереп барды. Имам-хатыйбыбыз Рөстәм хәзрәт алда чыгыш ясаучылар фикерен дәвам итеп, җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребезнең асыл сыйфатларын үзебездә дә булдыру, мондый кичәләр үткәрүнең максаты-пәйгамбәребезгә мәхәббәтебез артуын, Коръәндә язылганнар безнең тормыш рәвешебез булып торырга тиешлеген ассызыклады.
Чыгышлар сәхнә түрендә ак яулыклардан, чиккән кәләпүшләрдән балкып утырган өлкәннәрнең әйткән мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Ике сәгатькә сузылган кичә бер сулышта сизелмичә үтеп тә китте. Һәркем рухи чистарыну алып, күңелләрдә изге уй-хисләр кичереп, зур канәгатьләнү алып кичәне оештыруда көч куйган һәркемгә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Кунаклар өчен биредә үк чәй табыны да әзерләнгән иде, килгән халыкны сыйлауда йөгереп йөргән егет-кызларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Йомгаклап, кылган гамәлләр әҗер саваптан булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев