Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Чаң тавышы кунакларны каршылый

28 һәм 29 июльдә район үзәгендә "Алексеевск чаң тавышлары-2012" кыңгыраулар чыңының Х, юбилей фестивале булачак. 28 июльдә, шимбә көнне, район кешеләре, бәйрәмгә башка төбәкләрдән килгән чаң кагучылар һәм кунаклар изге кенәз Владимир истәлегенә багышланган чарада катнашырга чакырылалар. Бу көнне 8нче яртыда фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны теркәгәннән соң Воскресенск чиркәвендә митрополит...

28 һәм 29 июльдә район үзәгендә "Алексеевск чаң тавышлары-2012" кыңгыраулар чыңының Х, юбилей фестивале булачак.

28 июльдә, шимбә көнне, район кешеләре, бәйрәмгә башка төбәкләрдән килгән чаң кагучылар һәм кунаклар изге кенәз Владимир истәлегенә багышланган чарада катнашырга чакырылалар. Бу көнне 8нче яртыда фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны теркәгәннән соң Воскресенск чиркәвендә митрополит Анастасий белән очрашу һәм дини Литургия-Архиерий гыйбадәте булачак, ул 10нчы яртыда иске чиркәүгә Хаҗ йөреше белән дәвам итәчәк. Кыска гыйбадәт һәм иске чиркәүнең 300 еллыгына багышланган Часовняны изгеләндерү 11нче яртыда Хаҗ йөреше кире кайту белән тәмамланачак.
Шуннан соң сәгать 11дә Чиркәү мәйданы сәхнәсендә кыңгырау чыңы фестивален ачу башланачак. Көн программасы халык иҗаты осталары эшләнмәләре күргәзмәсе белән дәвам итәчәк. "Осталар шәһәре" кунакларны көндезге 2гә кадәр кабул итәчәк. Ә 2дән 3кә кадәр биредә үк, Чиркәү мәйданында, Казан, Самара һәм Яр Чаллыдан килгән байкерлар үз чыгышларын күрсәтәчәкләр һәм 3тән 5нче яртыга кадәр чаң кагучылар өчен мастер-класс булачак.
Чиркәүдә кичке гыйбадәтне кылу (5тән 8нче яртыга кадәр) ачык күк астында сәгать 9да "Разговор по душам" исемле концерт белән тәмамланачак. Автор-башкаручы, композитор, шагыйрь, гитарачы-виртуоз, "Мәскәүнең "Если" төркеме лидеры Станислав Бартенев һәм Брест епархиясенең (Белоруссия) Драгичин шәһәре апостоллары Петр һәм Павел хөрмәтенә яшьләр теләктәшлеге төркеме әгъзасы Олег Седых үз җырларын башкарачаклар.
Фестивальнең икенче көне-29 июль программасы иртәнге 8дә Воскресенск чиркәвендә дини Литургиядән башланачак. Чаң кагучылар, үзешчән коллективлар һәм автор-башкаручыларның чыгышлары чиркәүдә сәгать 11дән кичке 6 га кадәр күрсәтеләчәк. Аннары Чиркәү мәйданында кичке 7дә Алексеевск мәдәният бүлеге һәм "Алексеевск чаң тавышлары" коллективлары, җырчы һәм композитор Василий Жданкин һәм аның кызы Анастасия, чаң кагучыларның Мәскәү мәктәбе җитәкчесе Илья Дроздихин, Зотовларның "Живая старина" гаилә җырчы ансамбле, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты Ирина Леонова, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, иерий Илия Маташов (Изге Алексий мәхәлләсе), Камышинскидагы "Раздолье" сәнгать училищесы казаклары ансамбле, "Валда Вайме" ("Якты күңел") эстрада-фольклор төркеме, "Живая вода" гөсләчеләр ансамбле, казак хоры һәм башкалар катнашында гала-концерт булачак. Җырлар һәм биюләр арасында Алексеевск, Почаев, Ростов, Камышинск, шулай ук Казан епархиясе, Ставрополь, Екатеринбург чаң тавышлары яңгыраячак.
Фестиваль Чиркәү мәйданында кичке 9нчы яртыда бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев