Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Чишмәле җәннәт”

Изге чишмәләр... Алар беренче карашка башкаларыннан аерылмый диярлек: шул ук җир куеныннан чыгалар да, үләннәр яисә ташлар арасыннан юл яралар, кыска гына ара үтеп, инешкә, елгага коялар... Ләкин халык аларны элек-электән "изге" дип атап йөртә.

Изге сулы чишмәләр турында тәүге мәгълү-матлар Коръәндә үк би-релә. Оҗмах түреннән агып чыгып, безнең дөньябызга нур өстәгән зәмзәм һәм кәүсәр чиш-мәләренең бер генә йотым булса да суын авыз итү - һәр мөселманның хыялыдыр.
Туган ягыбыз Биләр янында риваятьләрдә күп тапкырлар телгә алынган гаҗәеп күркәм урын - "Хуҗалар тавы"ннан ургылып чыккан бәллүр сулы үлемсез чишмәне мөселманнар гына түгел, мәҗүсиләр дә, христианнар да "Изге чишмә" дип зурлыйлар, рухи үзәк дип таныйлар. Диннәре, милләтләре һәм телләре төрле булуга карамастан, "Изге чишмә" аларны берләштерә.
Чишмәнең изгелегенә ишарә булган бер фал-суның кабер урынында бәреп чыгуы. Һәлакәткә очраган дәрвишләр, хаҗ юлы газапларын күтәрә алмый бакый дөньяга күчкән мөселманнар, сугыш корбаннары... Каберләре өстендә таш куеласы урында чишмә барлыкка килүне күреп таң калган халык аларны изге дип таныган, чишмәнең суына да илаһи кодрәт хас булуы фараз ителгән.
16 июнь көнне шушы гүзәл төбәктә "Чишмәле җәннәт" дип аталган күр-кәм җыен үткәрелде. Легендаларга кереп калган "Хуҗалар тавы"нда ул көнне төрле районнардан, Казаннан мәртәбәле дин әһелләре җыелды, төрле төбәкләрдә яшәүче күп халык килгән иде.
Бәйрәм программасы алып баручыларның шушы изге җиргә килгән кунакларны сәламләве белән ачылып китте. Аннан сүз Алексеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы Владимир Козонковка бирелде: "Безнең традицияләребез бик күп. Әмма бүгенгесе аеруча да мөһим. Чөнки без бирегә үткәнебезне барлау, шәһит киткәннәрнең рухына дога кылу өчен җыелдык. Чишмә - тормыш символы һәм яшәү чыганагы. Киләчәктә дә мондый җыеннар үтсен, кунаклар күбрәк килсен өчен тырышачакбыз",- диде ул.
Алексеевск мөхтә-сибәтеннән хаҗи Рөстәм хәзрәт: "Диндә көчләү дә, кыерсыту да, кысрыклау да юк, бары тик яхшылыкка өндәү, өйрәтү генә бар. Бөтен яшәешебез чишмәгә бәйле. Аллаһы Тәгалә биргән ризык-тәгамнар, яуган шифалы яңгырлар - барысы да аның олуг нигъмәтләре. Без моны бөтен калебебез белән тоя алсак, изге гамәлләр генә кылсак иде" - диде.
Республиканың баш мөфтие ярдәмчесе Рөс-тәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында Камил хәзрәт исеменнән сәлам җиткерде: "Без гаҗәеп изге җиргә җыелдык, - диде ул. - Тату яшик, дус яшик, кылыч күтәрмик!.."

Бихисап халыкны үз эченә алган чара соңрак "түрдәрәк"- меңьяшәр имән-наратлар үсеп утырган аланда азан әйтүчеләр бәйгесе белән дәвам итте. Аны Урта Тигәнәледән Рәмис хәзрәт башлап җибәрде. Коръән хафиз, Ислам университеты студенты Сәхипҗамал, укучы кызлар Коръәннән догалар, аять, сүрәләр укыдылар.

Җыенны алып баручы Алсу Нәҗми йөрәкләргә үтеп керерлек, күңелгә сеңә торган гыйбарәләрне искә төшереп үтте: "Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән иң зур могҗиза ул- Коръәни Кәрим. Бу изге китапта 114 сүрә, 6666 аять бар. Укыганда күңелләрне аерым бер нурга күмеп күзләрне яшьләндерә, кашларны түбән төшереп, нәфесне басып, тәкәбберлеккә чик куя, һәрбер мөселманны тәкәбберлектән, азгынлыктан, ялгыш юлдан саклый торган бердәнбер китап ул. Бөек Коръән ул хакыйкатьнең үзе." Гаҗәеп сүзләр!

Җыенны алып баручы Алсу Нәҗми йөрәкләргә үтеп керерлек, күңелгә сеңә торган гыйбарәләрне искә төшереп үтте: "Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән иң зур могҗиза ул- Коръәни Кәрим. Бу изге китапта 114 сүрә, 6666 аять бар. Укыганда күңелләрне аерым бер нурга күмеп күзләрне яшьләндерә, кашларны түбән төшереп, нәфесне басып, тәкәбберлеккә чик куя, һәрбер мөселманны тәкәбберлектән, азгынлыктан, ялгыш юлдан саклый торган бердәнбер китап ул. Бөек Коръән ул хакыйкатьнең үзе." Гаҗәеп сүзләр!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев