Заря
  • Рус Тат
  • ДИН ЮЛЫНДА ЯЛГЫШУЛАР, АДАШУЛАР

    - 17 апрельдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенә баш мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казыйны сайлау максаты белән съезд булачагы турында газета-журнал битләрендә һәм телевидениедә күп ишетергә туры килә. Безнең районда имамнар җыелышы булып, әлеге съездга 12 делегат барачак, дигән карар кабул ителүе турында "Таң" газетасы аша да ишеттек,...

    - Матбугат битләрендә соңгы елларда Татарстан Җөмһүрияте мөфтие булып эшләүче Камил Сәмигуллин командасының югары дәрәҗәдә булуы турында күп яздылар һәм сөйләделәр, - дип дәвам иттерә ул сүзен. - Чөнки дин буенча элеккеге мөфтиләр вакытындагы ыгы-зыгылар кимеде, мөселманнарга хас булган гаделлек, тугрылык хөкем сөрә башлады. Мөфти булып эшләү дәверендә Камил Сәмигуллин үзен гыйлемле, рухи яктан бай, бәхәсләрне гадел хөкем итә, татар, гарәп, урыс телләрендә чиста сөйләшә алуы, принципиаль, үз сүзендә нык торуы турында күп ишетергә туры килде. Шуңа күрә аның командасы яңадан сайланачагына шигебез юк. Әлеге сайлауларда альтернативалар булмавы моның ачык дәлиле булып тора. Безнең районнан барган делегатлар да моңа колак салырлар, дигән фикердә калабыз.

    Ләкин хәл ителәчәк актуаль проблемалар аз түгел. Районыбыздан съездга баручыларга без гади кешеләрне борчыган кайбер мәсьәләләрне тәртипкә салырга кирәк, дигән фикерләрне тиешле урынга җиткерәсе иде, дигән сүзебез бар.

    Зур һәм кечкенә күләмле бик күп дини китаплар, дистәләгән календарьлар, төрле авторлар тарафыннан гарәп һәм төрки телләреннән тәрҗемә ителгән Коръәннәр чыгарыла. Аларга нәрсәләр генә язып бетермиләр. Кайберләрендә кеше ышанмаслык нәрсәләр дә язалар. Халыкның башын бутыйлар. Мәсәлән, "Салават Кәбир догасы" дигән китап. Авторын язмыйм. 14 юлдан тора, ике минутта укып чыгып була. Яттан да тиз өйрәнергә мөмкин. Ул китапның ахырында болай дип язылган. Әлеге доганы кеше үз гомерендә бер тапкыр укыса, тәмугъ утыннан котыла, ике мәртәбә укыса, 100 ел казага калган намазы, тотылмаган уразасы булса, Ходай Тәгалә барысын да кичерер, дигән. "Салават Кәбир догасы"н ихтирам итеп үзендә сакласа, мең мәртәбә хаҗ кылганга тиң булыр, мең хаҗәтен үтәр, барлык гөнаһларын кичерер һ.б. дигән.Моңа кем ышансын инде. Күптән түгел Казан басмасында чыгарылган яңа Коръәннән сүрәләр, аятьләр укыганнан соң Коръән ашында укучы остабикәбез Коръәннең ахыргы битләреннән кириллица графикасы белән язылган мондый сүзләрне укыды. Әгәр Коръәннән бер тапкыр "Ясин" сүрәсен укысаң, бөтен гөнаһларың кичерелер, ун тапкыр укысаң, хаҗга барган әҗерен алырсың, дигән. Моңа ышанып буламы инде? Аллаһы Тәгалә Исламның бишенче баганасы булган хаҗ кылу гамәлен рухи, матди яктан бай, сәламәтлеге, ихтыяр көче һ.б. уңай сыйфатларга әзер булган кешеләргә генә үтәргә мөмкин булуын әйткән. Ул бит мәҗбүри түгел, башка гамәлләр белән үтәү каралмаган. Аллаһы Тәгаләнең башка изге гамәлләрен үтәтү дә - зур саваплы эш. Хаҗ гамәлен башка гамәлләр белән алыштырып булмый. Әгәр шулай булса, Хаҗга да бармаслар иде. Нигә шундый кешеләр, ышана алмаслык китаплар чыгарып, диндә кешеләрне адаштыралар? Ә бит кайбер остабикәләребез шушы китапларын кулланма итеп алып, кешеләрне вәгазьләндерәләр. Шундый мисалларны күп китерергә була. Китапларны һ.б.ларны Диния нәзарәтенең рөхсәтеннән башка чыгармасыннар. Дөрес, соңгы елларда намаз вакытларын күрсәткән календарьлар чыгару тәртипкә салынды. Бу мәсьәлә дә күпләрне борчый иде.

    Икенче мәсьәлә. Җөмһүриятебез Диния нәзарәтенең баш казые эшен күп еллар Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Бу сайлауларда да аны сайларлар, дип уйлыйбыз. Ул - гыйлем иясе, күп китаплар (вәгазьләр) авторы, хөрмәткә лаеклы кеше. Газета-журналларда, казый буларак, күп киңәшләр, дин сабаклары бирә. "Ватаным Татарстан" газетасы аша сорауларга җаваплар яза, ТНВ, ТНВ-Планета каналары аша "Нәсыйхәт" тапшыруларында актив чыгышлар ясый, вәгазьләр сөйли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: