Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Духа намазының өстенлеге

Иртән кояш чыкканнан соң ике рәкәгать нәфел намазы укысаң, бик саваплы була дип ишеткән идем. Аны ничек укырга икәнлеге турында язмассыз микән?

Җәмилә:

- Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Иртәнге намаздан соң бернинди дөнья сүзләре сөйләмичә ике рәкәгать духа намазын башкарган кешене, гөнаһлары диңгез кырыендагы күбек кадәр булса да, Аллаһы Тәгалә гафу итәр", дип сөйләгән. Бүтән бер хәдистә Аллаһы Тәгалә: "Әй адәм баласы, көннең беренче яртысында дүрт рәкәгать намаз укысаң, көнеңнең ахырына кадәр шул җитәр", дип әйткән. Ахыргы җөмләне дөрес аңларга кирәк. Бу фарыз һәм башка нәфел гыйбадәтләрен башкармасаң да ярый дигән сүз түгел. Киресенчә, духа намазының нинди олы әҗер һәм савапка ирештерелгәнлеген аңлатыр өчен әйтелгән нәсыйхәт итеп кабул итәргә кирәк. Духа намазының өстенлеге турында бик күп хәдисләр бар. "Кешенең якынча 360 буыны бар. Шуларның һәрберсе өчен һәр көнне садака биреп, Аллаһка шөкерана кылыгыз. Әгәр дә ике рәкәгать духа намазын башкарсагыз, бу эшне эшләгән булып саналырсыз", диелә тагын бер хәдистә.


Аллаһның рәхмәтенә ирешергә теләгән кешеләр кояш чыгып сөңге буе күтәрелгәч һәм өйлә намазының зәүвәл вакытына кадәр духа намазы укыр. Ул ике рәкәгатьтән алып унике рәкәгатька кадәр укылырга мөмкин.


Духа намазын башкаргач, татарча теләк теләү үрнәге.


Әй Рәхимле һәм Рәхмәтле Раббым! Миңа биргән бөтен нигъмәтләрең өчен сиңа шөкеранамны белдерәм. Тәнем, тәнемдәге һәрбер әгъзам, күрә торган күзләрем, ишетә торган колакларым, йөри торган аякларым, хезмәт итә торган кулларым, гәүдәмдәге һәрбер буыным өчен Сиңа шөкерана булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев