Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Гыйбрәт алырлык нәрсәләр бихисап

Күптән түгел генә Алексеевск мөхтәсибәтеннән бер төркем ирләр һәм хатын-кызлар Казанга, әле быел Рамазан аенда гына үз ишекләрен ачып җибәргән "Ярдәм" мәчетенә барып кайттылар.

Әлеге мәчет каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Анда гыйбадәт кылып кына калмыйча, сукырларны Луи Брайл системасы буенча укырга-язарга, Коръән укырга өйрәтәләр. Мөгаллимәләре сөйләгәнчә, Алланың рәхмәте белән һәм үз тырышлыклары аркасында бирегә дин сабакларын өйрәнергә дип килгән гарипләр бер ай дигәндә моңа ирешәләр икән. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу кешеләрнең ихтыяр көче, тормышны яратулары, үҗәтлеге шаккатыра. Чөнки бирегә Татарстан районнарыннан гына түгел, элеккеге СССР илләреннән, шул исәптән Белоруссия, Украина, Таҗикстан һәм Чечнядан да киләләр икән. Иркен компьютер, уку сыйныфлары, ашханә, читтән килгәннәргә тулай торак, намаз уку залы, уңайлы тәһарәтханәләр бар. Иң беренче булып гаҗәеп чисталык күзгә ташлана. Коридорлар һәм уку бүлмәләре күрмәүчеләр өчен махсус җиһазланган. Биредә дөнья яктысыннан мәхрүм булган һәм башкача тормыш тарафыннан кыерсытылып, авыр язмышка дучар ителгәннәрне дә вакытлыча кабул итәргә тырышалар. Курсларга килүчеләрнең юл чыгымнарын, ашатуны, вакытлыча яшәүне, әдәбият һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүне үз өсләренә алганнар. Кыскасы, без күзлеләр өчен гыйбрәт һәм сабак алырлык нәрсәләр бихисап биредә. Бу хакта тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе саннарыннан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев