Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

«Хайруллин Фонды» Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый!

«Хайруллин Фонды» Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый!

Хәйруллинның Хәйрия фонды күркәм традиция буенча ифтар ашларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Рамазан ае төгәлләнер алдыннан Фонд хезмәткәрләре республикабызның 13 районында - Әлки, Спас, Нурлат, Алексеевск, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай һәм Аксубайда - урнашкан мәчетләрдә ифтар ашлары уздыру максаты белән кичке авыз ачу вакытына табын әзерләү өчен азык-төлек китерделәр. Хәйруллин Фонды ел саен, нинди диндә булуларына карамастан, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән мәчетләрдә ифтар табыннары оештыра. Быел матди ярдәм 400 мең сумга якын булды, бу 30дан артык мәчеттә табын әзерләргә мөмкинлек бирде.

Хәйруллинның Хәйрия фонды Татарстанда яшәүче барлык мөселманнарны изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итә!

Изге Рамазан аеның тәмамлануы - рухи пакълану, яңару һәм игелекле гамәлләр башкару вакыты. Ураза бәйрәме дин тотучылар күңелендә якыннарына карата мәрхәмәтлелек, сабырлык, шәфкатьлелек һәм мәхәббәт хисләре уята.

Бәйрәм яктысы һәм җылысы һәр йортка иңсен һәм һәр гаиләгә иминлек китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев