Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Хөрмәтле мөселман кардәшләр

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков Рамазан ае башлану белән барлык мөселманнарны котлый! 27 майда исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә уразага керәчәк.

Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәлергә тиешле биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге Рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә - ураза тотарга мөмкинлек бирә. Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән. Рамазанда фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап торуларын да онытмаска кирәк.

Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Пәйгамбәребездән килеп ирешкән көдси хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ураза гыйбадәте - Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен Үзем бирермен".

Әлеге изге айны барыбызгада гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан булып, гает көннәрен дә исән-имин күрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев