Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт дин кардәшләрен мөселманнар дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе - Ураза бәйрәме белән котлады:

- Бәйрәм - Аллаһ колларының тәкъвалык имтиханыннан Аллаһның ярдәме белән уңышларга ирешү, Хак хозурына китергән мөбарәк бер көндер. Хакыйкый, бәйрәм - иман һәм риза-канәгатьлек бәйрәмедер.

Рамазанның кыйммәтен белмәгән вә бу бәхетле бәрәкәт мизгелен Хакка ярамаслык гамәлләр белән үткәргәннәр бәйрәм куанычларыннан мәхрүмдер, бәхетсез үксезләрдер. Ә инде Аллаһ исемен даими зикер итеп фани көннәрен гыйбадәт (намаз, ураза, зикер) белән үткәргәннәр нинди бәхетле, нинди бәхтияр. Ахирәт шатлыкларын казану өчен бу дөньяның рәхәтлекләрен читкәрәк куйды, әхлаксызлык белән түбәнгә тәгәрәмәде, азгынлык ташкынына кушылмады, тәрбиясезлек ачыларын татымады, фанилык янгыннарыннан ерак торды, илаһи рәхмәт дәрьяларына чумды. Алар манараларда балкыган айның яктылыгы эчендә яшәде.

Мөэминнәр! Бәйрәмебезне иман вә кардәшлек эчендә үткәрик! Гаилә җайсызлыкларын, дус-ишнең бозыклыгын, күңел кырылуларны хәтер тартмагыздан чыгарыгыз, онытыгыз! Өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә сөю вә мәрхәмәт күрсәтик. Мәрхәмәт иткән мәрхәмәт күрер. Үксезләргә, толларга, ятимнәргә, чирлеләргә игътибарлы булыйк. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Иртәнге намаз -2 тулырга 10 минутта, гает намаз сәгать 7дә укылачак.

Фото:http://dumso.ru/wp-content/gallery/marks-uraza-2013/IMG_6244.JPG

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев