Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Игелек эшләү – изге гамәл

Игелек эшләү - изге гамәл Эшләр өчен кул биргән, Сайлар өчен юл биргән. Килгән кадәр кулыңнан Яхшылыклар кыл дигән.

Игелек - ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Ходай бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Ә Изге Мәүлед аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә арта - димәк, уйланырга урын бар.

Урта Тигәнәле авылы мәчетендә 31 декабрьдә Мәүлед ае һәм Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан әби-бабайларга райпо оешмасы (җитәкчесе Илнур Хәйбуллин) әзерләгән пакетлар таратылды.

Авыл халкы елдан-ел дингә тартыла бара. Мәчеткә өлкән буын белән бергә урта буын кешеләре дә, балалар да яратып йөри. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә. Бүгенге көндә Аллаһ йортына 16 бабай һәм 14 әби йөри. Алар монда намаз гына укып калмыйча, дин сабакларын да өйрәнәләр.

Шушы пакетларны таратуда райпо кибетенең элеккеге хезмәткәре Нәкыя Төхфиева катнашты. Ул бабайларга үзенең изге теләкләрен теләп, бәйрәм белән котлады. Бабайлар үзләрен шулай искә алып зурлаганнары өчен рәхмәт әйтеп, дога кылдылар. Мәчетнең имам-хатыйбы Рәмис хәзрәткә авыл халкына дин сабаклары өйрәтүе өчен рәхмәт әйтелде.

Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын иде. Ә Рәмис хәзрәткә сау-сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев