Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ижатка тиешле бәя

28 июльдә кыңгырау чыңы фестивален үткәрү кысаларында тагын бер чара-"Якташлык"клубы утырышы булып узды, инде ничәнче тапкыр якташлар бергә очрашты. Иксез-чиксез Россия-нең төрле почмакларыннан Алексеевскидан чыккан йөздән артык кеше туган ягына кайтты. Әлеге очрашу үзенә бертөрле булды һәм башкаларыннан аерылып торды, чөнки 2011 ел азагында якташларның чираттагы советы утырышында җимерек чиркәү...

28 июльдә кыңгырау чыңы фестивален үткәрү кысаларында тагын бер чара-"Якташлык"клубы утырышы булып узды, инде ничәнче тапкыр якташлар бергә очрашты.

Иксез-чиксез Россия-нең төрле почмакларыннан Алексеевскидан чыккан йөздән артык кеше туган ягына кайтты. Әлеге очрашу үзенә бертөрле булды һәм башкаларыннан аерылып торды, чөнки 2011 ел азагында якташларның чираттагы советы утырышында җимерек чиркәү урынында часовня төзү турында карар кабул ителгән иде. Планнар чынга ашты: Кама ярында элекке чиркәү диварлары янәшәсендә часовня тергезелде.
Очрашуда шулай ук легендар якташыбыз, Зур Тигәнәледә туган Хәниф Харис улы Миндубаевның"Минем тормышым-китап"дип исемләнгән китабын тәкъдир итү булды. Ул үзенең 67 ел гомерендә авыр, әмма лаеклы тормыш юлы үткән, үзен тулысынча эшкә, халыкның чәчәк атуына багышлаган. Хәниф Харис улы кичергәннәрнең барысы да-күңелле вакыйгалар һәм кайгылылары да без бүген бәхетле һәм имин яшәсен өчен барысын да булдырган бөтен бер буын тарихы, без аларны хөрмәт итәбез һәм горурланабыз, аларның тормышы һәм эше безнең өчен һәрчак үрнәк булачак. Бу- бер кеше тормышында чагылыш тапкан ил тарихы.
Очрашу барышында Алексеевск районында 58 торак пункт исәпләнүе һәм аларның һәркайсында үзенчәлекле шагыйрь яки язучылар барлыгы билгеләнде. Һәм бүген шуларның 60ы билгеле. Район башлыгы Владимир Козонков булышлыгы белән ел саен якташларыбыз-үзешчән авторларның берничәшәр китабы дөнья күрә. Якташларның алдагы очрашуларында да нәшер ителгән китаплар һәм авторларның кече ватаны тарихы белән таныштыруны дәвам иттерергә карар кылынды.

Алексей Вангаев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев