Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Күңелләр чыңына әверелде

Ял көннәрендә үзебезнең район үзәгенә инде 10нчы тапкыр кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән чаң кагучылар җыелды. Фестиваль берничә бәйрәм-Русьны чукындыру көне һәм ТР Алексеевск районында беренче чиркәүне изгеләндерүнең 300 еллыгына туры килде. Фестивальне ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе...

Ял көннәрендә үзебезнең район үзәгенә инде 10нчы тапкыр кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән чаң кагучылар җыелды. Фестиваль берничә бәйрәм-Русьны чукындыру көне һәм ТР Алексеевск районында беренче чиркәүне изгеләндерүнең 300 еллыгына туры килде.

Фестивальне ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы владыка Анастасий катнашты. Владыка Анастасий үзенең сәламләү сүзендә, кешеләр һәр елны фестивальгә кыңгыраулар чыңлатырга гына түгел, ә бәлки бер-берсе белән аралашудан ләззәт алырга да киләләр, дип билгеләп үтте. Шулай ук Татарстанның бәхетле җирендә православие һәм мөселман кешеләре тыныч һәм килешеп яшәсеннәр, Аллаһы Тәгалә аларны бу фани дөньяга эшләргә җибәргән изге эшләрне башкарсыннар иде, дигән теләк белдерде.
Владыка ТР Президентына республиканы рухи-әхлакый яктан яңартуга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте.
Рөстәм Миңнеханов, мондый фестивальләр күп милләтләр һәм конфессияләр тыныч һәм дус-тату яшәгән Татарстан өчен мөһим һәм кирәкле, дип ассызыклады. "Бу-безнең килешеп яшәвебезнең ачык мисалы: фестивальгә православие кешеләре дә, мөселманнар да җыелган",-дип билгеләп үтте.
Быел фестивальдә Казаннан, Лениногорск, Мәскәү, Мәскәү янындагы Раменск, Камышин шәһәрләреннән, Яр Чаллы, Сергиев Посад, Чиләбе, Минскидан, Бөгелмә, Самара, Екатеринбург, Ярославль һ.б. җирләрдән барлыгы 28 чаң кагучы җыелды.
Фестивальне ачканнан соң Президент район башлыгы Владимир Козонков тәкъдиме белән күптән түгел ачылган күп функцияле үзәкне карады һәм район кешеләре өчен булдырылган документларны рәсмиләштерү шартларын күреп гаҗәпләнде. Шулай ук алексеевскилылар белән аралашты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев