Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Күңелләрне чистарту мөһимрәк

Иң кызу ай уртасында Ахтыр коесы янындагы күлне чистарту буенча экологик акция булып узды. Анда инде районыбыз дусларына әйләнгән рус географик җәмгыяте водолазлары катнашты. Аларга бистәбезнең берничә дистә кешесе дә кушылды. Җыештыру барышында дайверлар күл төбен һәм яр буйларын чүп-чардан арындырды, алар арасында шешә, иске-москы, ләм, велосипед частьлары бар иде....

Иң кызу ай уртасында Ахтыр коесы янындагы күлне чистарту буенча экологик акция булып узды. Анда инде районыбыз дусларына әйләнгән рус географик җәмгыяте водолазлары катнашты. Аларга бистәбезнең берничә дистә кешесе дә кушылды.

Җыештыру барышында дайверлар күл төбен һәм яр буйларын чүп-чардан арындырды, алар арасында шешә, иске-москы, ләм, велосипед частьлары бар иде. Күлне Кама белән тоташтыра торган су агу торбасын чистарттылар.
«Әлеге чара - «Татар-станның изге урыннары» проектының дәвамы, - ди рус географик җәмгыятенең Кама аръягы бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Салеев. - Әлеге проект Алексеевск җирлегеннән башланды. Алга таба без Чистай районында эшләячәкбез. Әгәр дә бераз акча тотылса, сездә дә аквалангистлар отряды оештырырга була. Өстәвенә сезнең күп егетегез Кара диңгез флотында хезмәт итә, мин, аларга кызык булыр иде, дип уйлыйм, булачак диңгезчеләргә дә кирәк булуы бар. Безнең эштә күмәкләшү кирәкми, бер зур булмаган отряд җитә. Тик акчасыз берни эшләп булмый. Ә сездә үсү өчен алшартлар: Кама, бассейн, без хезмәттәшлек итәргә әзер актив кешеләр бар».
«Элек биредә чүплек иде, ә хәзер шундый матур урын, - дип искә төшерә Павел Чурашов. - Ни кызганыч, без бүген культурасызлыгыбызның җимешләрен татыйбыз. Кешеләрнең күңелләре чистарыр һәм безнең өчен кадерле урыныбыз һәрвакыт чиста һәм матур булыр, дип ышанабыз. Бүген бирегә килүчеләрнең барысына да: мәхәллә кешеләренә һәм безнең чакыруга җавап итеп оешмалардан килгән кешеләргә рәхмәт».
"Без монда яшибез, һәр кич биредә йөрибез, тик без үзебез генә әллә ни эшли алмас идек. Чистарту буласын күптән белгән идек, бик теләп килдек",-ди акциядә катнашучы Валентина.
Җәрәхәтләнүләргә һәм кызу булуга карамастан, аквалангистлар бистә кешеләре белән бергә күлне чистарттылар. Алар хезмәтенең нәтиҗәсе, бер трактор арбасы чүп-чар һәм чиста изге урын булды. Инде икенче көнне үк берничә йөз православие динендәге алексеевскилы Ахтыр Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм гыйбадәтендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев