Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Киңәшләшеп яшисе иде

Узган елның ноябрендә Татар Майнасы авылы мәчетенең имам-хатыйбы итеп, әлеге авылга Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, район башлыгы киңәшчесе Рифкат Мифтахов килеп, авылда күп еллар буена дин эшләрен алып барган, мәктәп балаларына пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. турында вәгазьләр сөйләгән, Коръән ашларын...

- Бүген барыбызны да борчыган мәсьәлә - ул безнең таркала баруыбыз.

Мин динебездә, көндәлек тормышыбызда бер-беребезне хөрмәтләмәүне, бербөтен булып киңәшләшеп яши алмавыбызны бер урында таптанып торуыбызның сәбәбе, дип әйтер идем.

Туганнар белән туганнар арасы салкыная, күршеләрнең бер-берсенең хәлләрен белешүе, кич утырып киңәшләшеп алулары онытылып бара.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.: "Таркаулык күп вакыт фикернең туры килмәвеннән тора, шуңа күрә аның дәвасы киңәшләшеп яшәү булырга тиеш",- дигән. Аллаһы Раббыбыз киңәшләшүне намаз уку, сәдака бирү белән янәшә куйды. Аллаһы Тәгалә бар, мин Аны таныйм, дисәк, Аның кушканнарын үтәп, киңәшләшеп гомер кичерергә кирәк.

Яңа гасырда яшибез, әмма авыл мәхәлләләренең мәшәкате гел шул килеш кала бирә. Минем теләгем шул: дин әһелләре, Хөкүмәт җитәкчеләре, зыялы кешеләребез, галимнәребез бергә эшләп, мәчет-мәдрәсәләребезнең хәлләрен җиңеләйтә алсыннар иде.

Кечкенә авыл мәчетләренең хәле бигрәк тә авыр, күбесе җәй көне генә эшли. Ярдәм сорарга колхозлар юк, эшмәкәрләр булышырга бик атлыгып тормый, акча сорап бер барсаң, икенче тапкыр бара алмыйсың.

Аптырагач, мулла, бабайлар мәчет чыгымнарын гошер, фитыр садакалары белән капларга телиләр. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Гошер- зәкят - ятим, мескеннәр өлеше.

Җомга намазына 7-8 кеше килә, алар, сәдака таратып, мәчет файдасына аена 200-300 сум акча җыела. "Динле булу җиңелме?" - дигән сорау да биргәлиләр. Юк, җиңел түгел, җәннәткә керүләре ничек авыр булса, динле булу да шулай, дияр идем мин.

Авыл хәзрәт-хезмәтчеләре динне, мәчетнең мәшәкатьләрен алып бару, дини мәрәсимнәрне үтәү өчен ничек кенә тырышсалар да, гел шул акчага кайтып кала. Әгәр авыл халкы, шул авылның читтә яшәүче кешеләре ярдәм итмәсә, берни дә эшли алмыйсың.

Мәчет бер мулланыкы гына түгел, шул мәхәллә, шул авылдан чыккан кешеләрнеке дә. Мулла - җаваплы кеше, көтүче генә. Шул вакыт аптырагач: "Киңәш бирерлек адәм рәтле кеше дә юк бит!" - дип уфтанып куябыз. Халыкта: "Киңәшле эш таркалмас!" - дигән әйтем бар. Хәзрәтләребез халыкны төрле юллар белән мәчеткә чакыра. Мәчеткә килеп, киңәшеп, уртага салып сөйләшеп, 50 йортлы авылның бер гаиләсе генә дә, әти-әниемнең өлеше, дип 30-40 сум сәдака бирсә дә, нинди зур, олы савап булыр, фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә Аллаһы Тәгалә хәлләребезне җиңеләйтер иде. Үзебез исән-сау, таза, яшь вакытта Аллаһы Тәгаләне искә алмыйбыз. Кайгы ишек какканда гына мәчет кайсы якта, мулла абзый нигә өйдә юк икән? димик әле. Мулла абзый фәрештә түгел, нурдан ясалмаган, аның да гаиләсе, көн күрәсе бар. Киенергә дә, ашарга да кирәк. Намаз укымасак та, аена бер тапкыр гына булса да вәгазь тыңлыйк, саваптан китәр.

Көч - бердәмлектә, бердәмлекнең башы - киңәшләшеп эшләүдә. Безнең әби-бабаларыбыз борынгыдан киңәшеп яшәгәннәр. Нинди генә четерекле мәсьәлә булса да, мулла-абыстай янына киңәш сорап килгәннәр, мәчеткә сәдака биргәннәр, алган киңәшләре дә, укыган догалары да - кабул, яшәгән тормышлары бәрәкәтле, иманлы, намазлы булган, туры юлдан тайпылмаганнар. Урлашу, алдашу, көчләү, бер-береңне үтерү, ананы кимсетү, гайбәт сөйләүне, Аллаһы Тәгаләне танымауны, вәхшилекне имансызлык дип атаганнар. Андый кешене ничек җеназа укып җирләргә кирәк? Андыйларның урыны, гыйбрәт өчен зиратның тышкы ягында.

Хөрмәтле мәхәллә халкы, дин кардәшләребез! Динле, иманлы, намазлы булуыбыз белән горурланып, телебезне, динебезне саклауга, мәчетләребезгә ярдәм итеп, яшь буынга үрнәк булып, алдагы көннәребездә мәчетләрдә Пәйгамбәребезнең сөннәт гамәлләрен үтәп, сәдакалар өләшеп, киңәшләшеп яшәргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев