Заря
  • Рус Тат
  • Көннәре билгеләнде - Ураза һәм Корбан гаетләре

    Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләренең кайчан булачагы билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 майда Татарстан Республикасында Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрен билгеләү турындагы указны имзалады.

    Ураза гаете 25 июньгә туры килә, Корбан гаете исә 1 сентябрьдә узачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бу көннәр ял көннәре булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: