Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Корбан бәйрәме белән барлык мөселманнарны Алексеевск мәчете имам-хатыйбы хаҗи Рөстәм хәзрәт котлый

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен! Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсенең 2нче аятендә...

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсенең 2нче аятендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал!" - дип боера. "Хаҗ" сүрәсенең 34нче аятендә әйтә: "Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз - Ул бердәнбер - Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итагатьчеләрне сөендер", - диелә.

Корбан бәйрәме изге сәфәр - хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Пәйгамбәребез салләлаһү вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: "Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге - Корбан бәйрәменең беренче көне, аннан соң хаҗилар Минәдә карар кылган икенче көндер", - ди.

Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Бистә мәчетендә иртәнге намаз - 5нче яртыда, бәйрәм намазы 6да укыла.

Фото:vk.afilmik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев