Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Коръән Кәрим укуның фазыйләтләре

Мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен бары тик Коръән китабына таянырга тиеш. Кулымда - Саимә Дәүлиеваның Коръән уку тәртипләре китабы.

Коръәни-Кәримдә Ислам кануннары һәм фазыйләтләр кешенең фикерләве, рухи халәте, үз-үзен тотышы белән тыгыз бердәмлектә бирелә. Эчтәлеге гаҗәеп бай: Аллаһы Тәгалә һәм Аның асыл сыйфатлары; инандыргыч дәлилләр; мөэмин-мөселманнар һәм мөселман булмаганнар; пәйгамбәрләр һәм халыклар; җиһан турындагы фикерләр; җәмгыять төзелеше; туу, яшәү һәм үлем; гаилә; әдәп-әхлак мәсьәләләре; гыйбрәтләр, хәерле һәм бозык эш-гамәлләр; гыйлем алу һ. б. Анда инсанны бизи торган әхлакый сыйфатларга аеруча зур урын бирелә: тугрылык, гаделлек, ихласлык, юмартлык, шәфкатьлелек, сабырлык, ата-ананы хөрмәтләү, сүз һәм эш-гамәл берлеге һ. б. мактала, ә аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганлау, кеше канын түгү, фетнә тарату, икейөзлелек, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау, гайбәт сөйләү һ. б. гаепләнә, алар зур гөнаһлардан санала.

- Кыямәт көнендә Коръән укучыларны чакырырлар. Аларның һәркайсына бер таҗ кигезерләр. Ул таҗда бер кызыл якут ташы булыр, ул ташның гүзәллеге көндезен дә, кичен дә бик ерактан күренеп торыр.

Дөньялыкта чын ихлас күңеленнән Коръән укучыдан кирамүн кәтибин фәрештәләре: "Ризамы син бу дәрәҗәгә?" - дип сорарлар. Ул бәндә: "Әйе", - дип, канәгатьлеген күрсәтер. Фәрештәләр: "Йә, Рабби! Бераз арттырсаң иде!"-дип, Аллаһы Тәгаләгә ялварырлар. Аллаһы Тәгалә: "Аңа дәрәҗә киемнәрен кигезегез!" - дип әмер итәр. Бәндәгә дәрәҗә киемнәрен кигезгәч, аннан янә: "Риза булдыңмы бу дәрәҗәгә?" - дип сорарлар. Аның: "Әйе!" - диюе булыр, фәрештәләр янә Аллаһы Тәгаләгә ялварырлар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бәндәгә уң һәм сул кулларын ачарга әмер итәр. Учларыннан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, муллыгы ташыр: "Разыймы син? Канәгатьме син?" - диерләр. Ул: "Әлбәттә, разыймын!" - дип җавап бирер. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу бәндәгә бер нур бирер. Шуның белән бәндәне 70 мең фәрештә җәннәткә озатырлар. Бәндә җәннәткә кергәч: "Укыган хәрефе саен бер савап бирегез. Һәр савапка күрә җәннәтнең дәрәҗәсен дә бирегез!" - дип, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әмер бирер. Җәннәтнең ике дәрәҗәсе арасы 100 еллык юл булыр. Шуннан соң Коръән укучыга: "Укы һәм югары күтәрел! Дөньяда укыган шикелле укы! Укыган аятеңә күрә күтәрелерсең". Шуннан соң Коръән бу бәндәне энҗедән ясаган бер ихатага китерер. Ул сарайның 70 мең алтын капкасы булыр. Эчендә бакча булыр, бакчада исә татлы җимеш агачлары, мул елгалар, хезмәтчеләр бардыр. Кыскасы, күз күрмәгән, колаклар ишетмәгән, акылга килмәгән күренеш булыр. Шуннан беренче капкадан бу бакча иясенә 70 мең фәрештә килеп керер, һәркайсының кулында Аллаһы Тәгаләдән бер бүләк булыр. "Сабыр булганыгызга күрә сезгә сәлам-сәламәтлек булсын! Дөньядан кичкәч, никадәр хуш ахырдыр бу!", - диярләр. "Бусы исә Раббыңнан сиңа бүләк һәм аның сәламе", - дип, алар бүләкләрне тапшырырлар.

Шуннан соң икенче капкадан бүләкләр тотып -140 мең, өченче капкадан 280 мең фәрештә килеп керер, калган капкалардан фәрештәләр артканнан артып килә торырлар.

Шуннан соң бәндәнең янына ата-анасы китерелер. Алар: И, балабыз! Бу хөрмәткә нинди сәбәп бар икән?" - дип сорарлар.

Аларга: "Бу хөрмәт - балагызга Коръән өйрәткәнгә күрә", - дип җивап бирелер.

Коръән чыгу белән бәйле мәсьәләләр

Коръән тутыру, Коръән чыгу, Коръән хәтем итү - болар барысы да бер үк нәрсә.

Нәрсә өчен Коръән тутыралар?

Коръән тутыру Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләреннән дөньяга килгән күркәм гамәл.

Аллаһының рәхмәте белән бу күркәм гадәт кыямәт көненә кадәр саклансын иде.

"Һәр Коръән хәтеме саен укучыга җәннәттә бер җәннәт агачы насыйп булыр", - дип әйтүе мәгълүм. Кем дә булса Коръән тутырып дога кылса, аның догасына дүрт мең фәрештә "Әмин" дип торыр.

Коръән тутыруга бәйле түбәндәге сораулар белән еш очрашырга туры килә.

Үз-үзең өчен

Коръән чыгып кую

дөресме?

- Бер кеше Коръән укып чыга икән һәрбер хәрефенә 10 савап. Һәр укыган саен савабы үзенә дигән сүз. Багышламыйча калса Коръән тилмереп җир белән күк арасында йөриячәк дигән фикер дөрес түгел. Бар эш нияттән тора. Нинди ният кылып укый башласаң Коръәнне шул ниятең буенча Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә, иншаллаһ, кабул кылыр.

Коръәнне хәзерге татар хәрефләре белән язылган китаплардан карап уку дөрес түгел. Чөнки Коръән Кәрим Җәбраил фәрештә аркылы гарәп телендә гарәп хәрефләре белән иңгән һәм гарәп теленең авазларын гарәп язуыннан башка бер язу да күрсәтә, аңлата алмый.

Күпме арада Коръән чыгалар? Өч көннән дә кимрәк вакытта Коръән чыгу мәкруһ гамәлләрдән саналыр. Сәхәбәләр чорыннан соң Коръәнне ике ай дәвамында тутыра торган булганнар. Рамазан аенда исә көн саен берәр парә укып та Коръәнне бер айда тутырганнар. Бер атна эчендә дә Коръәнне тутыручылар бар. Коръәнне ашыгып укырга кирәкмәс тә, ярамас та. Шуңа күрә ничек булдыра аласыз, шулай укыгыз.

Коръән

сатыламы, юкмы?

Коръән китабы сатылмас. Фәкать Коръән төшергән кәгазь, буяу, төпләү, тышлау эшенең хакы гына алыныр. Коръән тутырып көн күрүчеләр хакында берничә сүз. "Коръән чыккан өчен миңа шуның кадәр акча бирегез", - дигән кешегә Коръән тутырырга бирү гөнаһ булыр. Сәдаканы сорап алучы кешенең намусы бик шикле. Әмма Коръән тутырып биргән кешегә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, хәер бирү, күчтәнәч бирү үзе әҗерле эш булыр.

Коръән

китабының урыны

Коръән - Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд өммәтенә биргән олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш. Коръәнне яткырып куйганда алгы ягын өскә куярга кирәк, ягъни "Әл-Фатиха" сүрәсе өске якта булырга тиеш. Коръән кендектән дә түбәнрәк булырга тиеш түгел. Коръән өстенә бер нәрсә дә куярга кирәк түгел.

Пакьлек

Коръән - Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Бу китап үзенә карата хөрмәт таләп итә. Коръәнне пакь күңел, пакь тән белән генә укырга ярый. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръән китабында үзе кисәтә.

Коръән укыр өчен, нәкъ намаз башкарырга әзерләнгәнчә тәһарәт кирәктер. Әгәр госел коенырга кирәк булса, башта тәһарәт, аннары госел алып кына укырга тотыну рөхсәт ителә.

Күңел әзерлеге

Коръән укырга керешүче кешенең күңеле, калебе Аллаһы Тәгалә белән аралашуга әзер булырга тиеш. Калеб, күңелнең ят фикерләрдән, вәсвәсәләрдән, буш уйлардан азат ителүе зарур. "Берәрегез Раббысы белән сөйләшергә теләсә, Коръән укысын!" - дигән рәсүлүллаһ салләллаһу гәләйһи вәссәлләм. Хәлдән килгәнчә күз яшьләрен чыгарып уку мөстәхәб гамәлләрдән исәпләнә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Коръән уку өйгә бәрәкәт, нигъмәт биреп тора", - ди.

Коръәннең кайсы сүрәсе, кайсы аяте генә укыла башласа да башта "Әгүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗим" дип әйтелер. Коръәннең тугызынчы яки "Әт-Тәүбә" исемле сүрәсеннән башка, калган 113 сүрәсе "Бисмилләәһиррахмәәниррахим" дип башланыр.

Коръән укучы, китапны ачып укый башлагач, нинди дә булса сәбәп белән укуын туктатып торырга мәҗбүр булса, һәрвакыт, Коръән укуга кайткан саен, укуны "Әгүзүбилләәһи"дән башларга тиеш.

Коръән чыгу тәртибе

100 мәртәбә салават әйтү. Коръәнне укуны яңадан башлаганда бер тапкыр ике рәкагать нәфел намазы укып ниятлисең, намаз ниятләве: "Илаһи ният кылдым, 2 рәкагать нәфел намазы укымакка, юнәлдем кыйбла тарафына, Халисән лилләһи Тәгалә, Аллаһу әкбәр". Башка намазлар кебек дәвам итәсең, актыктан түбәндәгечә дога кыласың.

"Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) шәфәгатен өмет итеп, әти-әниемә, үземә, балаларыма дөньялыкта, ахирәттә хәерле гамәлем булсын дип Коръән хәтем чыгарга ниятлим. Йә, Раббым, җиңеллек белән җиренә җиткереп башкаруымны насыйп итсәң иде.

Сүз уңаеннан: Алексеевск мәчете каршындагы мәдрәсәдә укулар 7 октябрьдә башланып китәчәк, теләге булган бөтен кешене Рөстәм хәзрәт һәм мөгаллимә Гөлсинә ханым гарәп теленә, әдәп-әхлак нигезләренә өйрәтәчәк.

"Аллаһ Раббыбыз безгә дә Аллаһның Китабын укып, аның бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп итсә иде.

Рәсүл Әкрам саләллаһу галәйһи вәссәләм бер хәдисендә болай дигән: "Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе - Аллаһы Тәгалә Коръән байлыгы биреп, шуның белән көн-төн мәшгуль булучыдан; икенчесе - Аллаһы Тәгалә күп нигъмәтләр биреп, шул байлыгын изге юлда сарыф итүчедән" (Бохари, Мөслим).

Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп итсә иде"

Фото:player.myshared.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев