Заря
  • Рус Тат
  • Мәүлид ае башланды

    Мин әле кечкенә чагымда ук әбиемнең дә, әниебезнең һәм күрше-күләннәрнең дә Мәүлид бәйрәмен үткәрүләре хәтердә калган. Ул чакта бу бәйрәм җәй аена туры килә иде. Газ, ут булмаган вакыт. Әби мичтәге казан астына утын ягып, өйдә ясалган токмач урынына вермишель салып аш пешерә иде. (Шул ашның, вермишельнең тәме әле һаман...

    Мин әле кечкенә чагымда ук әбиемнең дә, әниебезнең һәм күрше-күләннәрнең дә Мәүлид бәйрәмен үткәрүләре хәтердә калган. Ул чакта бу бәйрәм җәй аена туры килә иде. Газ, ут булмаган вакыт. Әби мичтәге казан астына утын ягып, өйдә ясалган токмач урынына вермишель салып аш пешерә иде. (Шул ашның, вермишельнең тәме әле һаман да күңелемдә саклана. Вермишельне без зур бәйрәмнәрдә генә күрә идек шул). Аннары чакырылган кунаклар - авыл әбиләре, апалары идәндә әзерләнгән табын янына аякларын бөкләп утыралар, бик озаклап Коръән укыйлар, сәдака өләшәләр иде. Ул чакта сәдакасы да өч, биш тиенлек була иде. Мәҗлес җыю, Коръән укулар ай буена дәвам итте. Бик күңелле була иде. Мәүлид аенда кунак җыю, Коръән укыту хәзер дә сакланып калган. Алексеевск районы мөселманнары да бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Нинди бәйрәм соң ул Мәүлид бәйрәме, ул нәрсә белән бәйләнгән? Шул хакта бераз гына сөйләп китәбез.

    Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләм бу көнне таң алдыннан дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп кенә яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көннең ни өчен бәйрәм дип аталуын, "мәүлид" сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. "Мәүлид" - гарәп сүзе туу дигән мәгънәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны - дөнья һәм ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтелә. Ул без, мөселманнар өчен, - зур шатлык көнедер. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп иңдергән һәм безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Шул Пәйгамбәребез аркасында без дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылырга юллар өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу, Пәйгамбәребез Мөхәммәт гәләйһис-сәлләмгә салаватлар уку һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, туган-тумачаларны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлид укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлидләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык белән үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны никадәр зурласак, шулкадәр саваплы булырбыз.

    Вафат көне

    Вафат көне рабигүл әүвәлнең уникенче көне булып, Мәүлид көне белән бергә туры киләдер.

    Ул көн - Пәйгамбәребезнең вафат булган көнедер. Ул көнне Расүлуллаһның вафат булганын искә төшереп, һәркемнең үләчәген уйлап, Расүлуллаһка салават әйтеп, Коръән укып, тәүбә кылып үткәрергә тиештер.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: