Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

«Мондый чара турында хыялланмаган да идек...»

Родники авыл җирлегендә Изге Петр һәм Павел көненә туры китереп бәйрәм үткәрелде.

Авылларда, бигрәк тә еракта урнашканнарында, мондый зур чара - сирәк күренеш. Шул ук җирлектә ул икенче ел рәттән оештырыла. Оештыручы Светлана Гаврюшова бу көнгә алдан ук һәм бик тырышып әзерләнгәннәрен әйтә.
Авылда яшәүче һәм җирдә эшләүче кешеләр алны-ялны, бигрәк тә җәен, белмиләр, шуңа күрә аларга шатлык китерәсе һәм көндәлек эшләреннән бераз ял итеп алу мөмкинлеге бирәсе килә. Без кунаклар турында да онытмадык, аларны ипи-тоз белән каршы алдык һәм алар өчен, хәер, бөтен авыл кешесе өчен зур концерт программасы әзерләдек. Ә очрашу иң яхшы терлек-челәрне, авылларыбызны төзекләндерүдә актив катнашучыларны, яңа өйләнешкән парларны, күптән түгел генә сабыйлары дөньяга килгән ир белән хатыннарны, армиядән кайткан егетләрне, мәктәпне тәмамлаучыларны, спортчыларны һәм бүгенге студентларны сәламләү белән ачылды. Соңгыларына без зур өметләр баглыйбыз һәм аларның яшь белгечләр булып өйләренә кайтуларын түземсезләнеп көтәбез - бүген авыл аларга аеруча мохтаҗ. Яшьләребез өчен горурлык хисеннән хәтта күзләребез яшьләнде, алар бит чыннан да безнең киләчәгебез, безнең алмашыбыз.
Котлаулар, бүләк тапшыруларны күңел ачулар алмаштырды: теләге булган бөтен кешегә төрле уеннар уйнарга, җитезлеккә, чыдамлылыкка кызыклы конкурсларда катнашырга һәм чәй, коймак һәм күпереп пешкән бөккәннәр белән сыйланырга тәкъдим ителде.
- Без бик кызыклы бәйрәмдә булдык, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Галина Фадеева. - Безнең авыл өчен ул үзенчәлекле булды: безне артистлар килеп бик кинәндерми, безгә спектакльләр күрсәт-миләр, бездә хәтта Сабан туе да булмый. Мәк-тәп укучылары һәм "Садовый умарь" исемле җирле мордва фольклор ансамбленең зур булмаган концертларыннан бик тә канәгать калабыз. Ләкин бу юлы безгә Ялкын, Чуваш Майнасы, Зирекле һәм хәтта Ульяновскидан килгән артистларны тыңларга насыйп булды. Мондый уен-көлке озак хәтердә калыр, дип уйлыйм: авыл кешеләре барысы да бергә җыелып ял итте, бер-берсе белән аралашты - моңа гадәттә вакыт җитми безнең.
Бохарадан килгән танышымның апасына бәйрәм шулай ук бик ошаган. Ул узган елга караганда күпкә яхшырак оештырылган иде. Кыскасы, без мондый чара хакында хыялланмаган да идек.
Пенсинерка Галина Сапожникова шулай ук бәйрәмне ошаткан. Элек көянтә-чиләк асып ничек су ташыганнарын исенә төшереп ул шундый ярышта катнашкан һәм бүләккә шампунь алган. Кыскасы, һәр җиңүче нинди дә булса кирәкле вак-төяккә ия булган. Ә кем дә кем тавык яки дуңгыз баласын тота алган икән, терлекле булган. Ирләр дә ял көнен күңелле үткәрүләренә шатланганнар. Запастагы майор, хәзер иминлек хезмәте начальнигы Анатолий Пандузов, мәсәлән, 16 килолы герне 60 тапкыр югарыга чөеп, җиңүгә ирешкән.
- Бу традицияне дәвам иттерергә кирәк,- диде авыл кешеләренең яңа башлангычын хупларга килгән район башлыгы Владимир Козонков. - Халык бәйрәм итсен: вакытында эшләргә дә, ял да итә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев