Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Алексеевскида бәйрәм намазы үзәк мәчет ишегалдында узды.

Коронавирус вәзгыяте белән бәйле рәвештә, дин тотучылар бәйрәм намазын саф һавада укыды. Моның өчен мәчет ишегалдында келәмнәр һәм япмалар җәелгән иде. Шунда ук колонкалар һәм микрофоннар да урнаштырылган. Ә барлык килүчеләр дә битлек, перчаткалар кигән иде һәм социаль дистанцияне үтәделәр.

Иртәнге намазга килгәннәрне мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе белән Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков котлады.

Бәйрәм вәгазендә ул мөэминнәргә үз йөрәкләрен Аллаһыга ачарга, шулай ук балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәклеге белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев