Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Нәрсә соң ул зәкят?

Билгеле булганча, Ислам дине биш нигездән тора - Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Күргәнебезчә, намаздан соң Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз итеп йөкләтелгән гамәлләрнең берсе - зәкят.

«Намазны укыгыз һәм зәкятне түләгез», - дип язылган Коръән аятьләрендә. Дин белгечләре намаз Аллаһы Тәгаләгә ышанып дога уку, аңа ялвару һәм рухи чистарыну булса, зәкят башкаларга ярдәм кулы сузу, файда китерү, дип аңлата.

Зәкятне кемнәр бирә ала?

Балигълык яшенә җиткән, үз акылындагы, ирекле, билгеле бер мөлкәткә (минимум нисабка) ия мөселманнар.

Зәкятне нинди мөлкәттән түлиләр?

Акча берәмлекләреннән, сәүдә кеременнән, маллардан, җыелган уңыштан, гомумән, кешенең минимум нисабтан арткан мөлкәтеннән.

Кемнәргә бирелә?

Нисаб кадәр мөлкәте булмаганнарга. Алар арасында авырулар, ятимнәр, ярлылар, мескеннәр, мосафирлар, бурычлылар, тол хатыннар һәм башкалар булырга мөмкин. Шулай ук аны билгеле бер зәкят җыючы оешма вәкилләренә, дин таратучыларга тапшырырга мөмкин.

Түбән Тигәнәле авылында да авыл кешеләре һәр елны үз бакчаларыннан алган уңышларыннан зәкят бирәләр. Безгә әлеге авыл мәчетенең имам-хатыйбы Әсхәт абый Сәхәбетдинов хәбәр иткәнчә, быел көз дә алар 25 капчык бәрәңге, 5-6 капчык чөгендер, кишер, бик күп кабак җыйганнар.

- Бу продукцияне, - ди Әсхәт абый, - без Казандагы Ислам университетына озатабыз. Шушы уку йортының шоферы Мәүлет бездән менә өченче ел инде машина тутырып яшелчә алып китә.

Шушы игелекле эштә халкыбыз актив катнаша. Әлеге хәйрия акциясендә 72 кеше катнашты. Үз исемемнән һәм мәчет картлары исеменнән бөтен кешегә рәхмәт әйтәм. Моның өчен аларга иминлек һәм әлеге изге эштә киләчәктә дә катнашуларын телим. Шул уңайдан мәчеттә "Ясин" укылды, кешеләргә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп дога кылынды.

Фото:tt.islam.wikia.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев