Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

ОЛЫ КӨН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

Кадерле газета укучылар, кан-кардәшләр!

Бөтен кеше өчен шатлыклы бу көннәрдә терелгән Гайсә пәйгамбәргә мәхәббәт белән сезне бәйрәмнәрнең дә бәйрәме - якты Олы көн бәйрәме белән котлыйм!

Олы көн шатлыгы янәдән күңелләребезне тутыра. Бөтен уйларыбызны һәм хисләребезне бу көннәрдә Пасханың гаҗәеп яктысы балкыта.

Гайсә Мәсехнең терелүе аңа ышанучы күп кенә кешеләрнең, беренче чиратта, аның шәкертләренең рухи хәлен могҗизаи бер тылсым белән үзгәртте. Аларның шикләре һәм ышанмаулары каты иман, ышаныч һәм фидакарьлек белән алмашынды...

Сезнең белән безне дә, кадерлеләрем, ике мең ел үткәннән соң Олы көн бәйрәме үзгәртә һәм изгеләндерә. Олы көн чын мәгънәсендә - шатлык һәм илһам чыганагы.

Без Бөек постта озын юл уздык - үкенү катыш күп итеп дога кылдык. Бу бәйрәм кешеләрдә Аллаһ мәрхәмәтенә өмет, яхшылык, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә. Пасха кылыначак гамәлләрнең ихлас булуына, кеше хәленә керә белү һәм ярдәм кулы сузарга, якыныңа эчкерсез булырга чакыра, җәмгыятьтә урнашкан климатны әхлакый яктан тәрбияли.

Православие динен тотучы райондашларым! Сезне Пасха бәйрәме белән котлыйм! Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен.

Сезгә нык сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара анлашучанлык һәм мәхәббәт, үз көчегезгә ышаныч телим.Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен. Пәйгамбәребез безгә тынычлык һәм котылу, иминлек бүләк итсен!

Протоиерей Павел Чурашов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев