Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Пәйгамбәребезнең туган көнендә

Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Быел ул 22-23 декабрьгә туры килә. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләм бу көнне дөньяга килгән (шул көнне, 63 яшь тулгач, вафат булган).

Пәйгамбәребез Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерган. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтелә. Ул көнне Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылына, аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, туган-тумачалар, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт күрсәтелә, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләнә, мөнәҗәтләр әйтелә, аны ихтирам итеп мәүлед укытыла.

Әлеге бәйрәмне олылау өчен районның хөрмәтле мөселман руханилары "Апельсин" кафесына җыелды. Оештыручылар анда Алексеевск муниципаль районы җитәкчеләре Владимир Козонковны, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗевны, башлыкның киңәшчесе Рифгат Мифтаховны, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чуринны, районыбызның абруйлы имамнарын һәм мөслимәләрне чакырдылар.

Алексеевск мәчете мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, вәгазь сөйләде, Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) га салаватлар әйтте, әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләп китте.

Сүз район башлыгы Владимир Константиновичка бирелгәч, ул илдәге хәлләр, Исламдагы радикаль агымнар турында сөйләде, чын дөреслекне дингә зыян сала һәм Исламны бозып аңлатуга китерә торган нәрсәләрдән аера белергә кирәк, дип аңлатты. Атап әйткәндә, ул болай диде:

- Без Алексеевск районы җирендә барыбыз да, нинди милләттән булуыбызга карамастан, дус һәм тату яшибез. Бөтен әһәмиятле вакыйгаларны бергәләп үткәрәбез. Һәркемнең үз бәйрәме, ләкин беркем дә беркемгә дә комачауламый. Бездә башка урыннарда хөкем сөргән проблемалар юк, - дип тагын бер кат басым ясады ул һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Владимир Козонков шулай ук һәр авыл җирлегендә һәр хәзрәткә агарту эше алып бару кирәклеге турында да искәртеп үтте.

- Рөстәм хәзрәт үз исеменнән һәм мәхәллә кешеләре исеменнән Владимир Константиновичка һәм аның бөтен командасына аларның һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә көндәлек эшләрдә булышканнары өчен рәхмәт әйтте.

- Без күптән инде бергәләп эшлибез, һәрвакыт район җитәкчелегенең безнең мәшәкатьләребезне һәм проблемаларыбызны тиз, ләкин төптән уйлап хәл итәргә булышуына сөенәбез. Мәсәлән, Болгарга барганда безгә автобусларны башка районнарга караганда күбрәк бирделәр, шуның аркасында бездән күп кеше бара алды. Ихлас күңелдән һәр өйдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен, районыбыз һәм республикабызның бер-берсен аңлап, кулга-кул тотынышып эшләүләрен телим.

Чыгышының азагында ул, бүген без бергәләп аралашсыннар, үзләрен дулкынландырган проблемалар турында фикер алышсыннар, бер-берсе белән яхшылап танышсыннар өчен районның иң абруйлы кешеләрен җыйдык, диде. Биләр, Югары Татар Майнасы һәм Зур Тигәнәле мәхәлләләренең яңа сайланган хәзрәтләре белән таныштырды, районның барлык хәзрәтләре башкарган игелекле эшләр турында сөйләде. Чын мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләгә Пәйгамбәребез аша бер авырлыксыз үзенең теләкләре белән мөрәҗәгать итә ала, дип аерым басым ясады. Мөхәммәт пәйгамбәребез дин әһеленә, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләдән сораганын алырга булышачак, диде.

Шулай ук кунакларны бәйрәм белән Дамир Гыйләҗев, Рифгат Мифтахов һәм районның барлык хәзрәтләре котлады. Чыгышларда кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт, изге эшләр, дин тотучыларның ничек яшәүләре, элек Мәүлет бәйрәменең ничек үткәрелүе, кунакка ярлы, фәкыйрь һәм хөрмәтле кешеләрне чакырулары турындагы фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Мөхәммәт пәйгамбәребезне тагын бер кат туган көне белән котладылар, аңа салаватлар әйттеләр.

Бәйрәмне 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев