Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Рамазан ае бүләкләре

Изге Рамазан аенда Алексеевск мөхтәсибәте волонтер егетләр белән бергә күп кенә сәваплы гамәлләр кылды. Бу егетләр өченче мәртәбә уздырылган быелгы республикакүләм ифтарда да катнашты.

Казанда әлеге 5 мең кешелек ифтарны оештыруга алар үзләреннән зур өлеш керттеләр. Кунакларны, ифтарга килүче мөселманнарны да каршы алдылар, табынга ризыклар да өләштеләр, һәркайсы ифтар матур булып үтсен өчен тырышты. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын. Шулай ук алар мохтаҗларга азык-төлек пакетлары тарату акцияләрендә дә катнаштылар. Чара барышында күчтәнәчләр белән тутырылган 100дән артык пакет әзерләнде. Рөстәм хәзрәт һәм волонтерлар Зур Алан авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына барып, өлкәннәрнең хәлләрен белделәр, "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр приютында булдылар. Сабыйлар да, өлкәннәр дә күчтәнәчләрне зур рәхмәтләр әйтеп алдылар һәм аларга изгелекләре өчен дога кылдылар.

Мондый акцияләрне мөхтәсибәттә алга таба да үткәреп торырга ниятлиләр. Хәзрәт билгеләп үткәнчә, изге эшләр беркайчан да эзсез калмый, алар маяк кебек кешенең күңеленә нур биреп тора:

- Волонтер егетләрнең әлеге үрнәге башка изге эшләргә дә юл күрсәтүче булып торсын. Алар күрсәткән игелекләр үзләренә меңе белән кайтсын. Мөхтәсибәт һәм шәхсән үз исемемнән сезгә зур рәхмәт, сезнең ярдәмегез бик зур булды. Барыгызга да сәламәтлек һәм изге эшләрегездә уңышлар телим. Безнең барчабызны да башкаларга ярдәм итәргә тырышу берләштерде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев