Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Рамазан ае тәмамланып килә

Әлхәмдүлилләһ, ел буе көтеп алган уразабызның да соңгы көннәренә килеп җиттек. Иртәнге сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае барысын - яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазга басуга да сәбәпче булды. Берничә көннән Ураза...

Фитыр сәдакасы
Аллаһы Тәгалә боерды ки, фитыр сәдакасын бирү - ваҗиб гамәлдер, чөнки ул - сезнең тәмуг утыннан котылуыгызның сәбәбе булыр.
Хәдистән аңлашылганча, әгәр берәр кеше Рамазан аенда ураза тотып, фитыр сәдакасын бирмичә калса, аның уразасы күк белән җир арасында эленгән хәлдә калыр һәм аны бары тик фитыр сәдакасы гына Аллаһы хозурына күтәрер. Ягъни ураза бары тик фитыр сәдакасын бирү шарты белән генә кабул булыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Берәү фитыр сәдакасын бирсә, аңа 10 төрле файда булыр: беренчедән, тәмугтан азат булыр; икенчедән, барча гөнаһларыннан азат булыр; өченчедән, Аллаһы Тәгалә хозурында уразасы кабул булыр; дүртенчедән, аңа оҗмах ваҗиб булыр; бишенчедән, Аллаһы Тәгалә ул кешегә ел дәверендә кылынган изге гамәлләрен кабул итәр; алтынчыдан, Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа кыямәт көнендә шәфәгать кылыр; җиденчедән, кыямәт көнне ул кеше сират күпереннән яшен тизлеге белән үтәр; сигезенчедән, тоткан уразасы Аллаһы Тәгалә тарафыннан кире кагылмас; тугызынчыдан, кыямәт көнендә мизанда (үлчәүдә) изге гамәлләре авыр булыр; унынчыдан, Аллаһы Тәгалә ул кешенең исемен явызлар исемлегеннән алып, изгеләр исемлегенә кертер".
Фитыр сәдакасы шәүвәл аеның беренче көнендә таң атканда ваҗиб була. Фитыр сәдакасын рамазан ае бетәргә 2 көн калгач та бирергә ярый. Быел аның күләме - әгәр бодайга бәйләп санасак - 50 сум, ә хөрмә яки йөземгә бәйләп санасак 300 сум диеп теркәлгән.

СҮЗ УҢАЕННАН

Ураза тота алмаучыларга, ягъни уразаны соңыннан да каза кылып, тотып бирә алмаучыларга фидия бирү рөхсәт ителгән. Шәригатьтә фидиянең күләме фитыр сәдакасының күләме итеп күрсәтелгән.


Ураза бәйрәмен каршылап
Гает көннәрендә ураза тоту рөхсәт ителми. Бу көн исән-сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тота алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган изге көн булып санала.
Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әйтү сөннәт булып тора.
Гает көнендә аш-сулар әзерләп бер-береңне сөендерү, кунаклар чакыру, Коръән уку, туганнар, дус-ишләреңнең хәлләрен белеп кайту сөннәт эшләрдән санала.
Гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, исле майлар сөртеп (ирләргә), иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте.

"Кемнең Рамазан аенда тоткан уразасы кабул булса, ул кеше анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр", - дигән Мөхәммәд галәйһиссәләм үз хәдисендә. Бу, чыннан да, бик зур сөенеч. Шушы изге айны йомгаклаучы гаеттә укыган догаларыбызны, биргән фитыр сәдакаларыбызны һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Аллаһы Тәгалә тормышыбызга иминлекләр һәм тынычлыклар бирсен, телләребезне йомшаклык, күңелләребезне пакьлек, иманнарыбызны ныклык белән баетсын иде.
Киләсе Ураза гаете мөбарәк булсын!

* * *

8 августта мөселманнар Ураза бәйрәмен - изге Рамазан аеның төгәлләнүен билгеләп үтәчәкләр.
Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков сүзләре буенча, бу - исән-сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тотып, өстебездә булган бер фарызны үти алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган мөбарәк көндер. Бәйрәмнең төп билгесе - фитыр сәдакасы бирү. Аның бәйрәм көне башланганчы яки бәйрәм төнендә бирелүе хәерле.
Пәнҗешәмбе көнне мөселманнар мәчеткә Ураза бәйрәменә чакырылалар. Иртәнге намаз - сәгать 4тә, бәйрәм намазы 6нчы яртыда укыла.

Гөлзада Кәлимуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев