Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Рамазан – шәфкатьлелек ае

Менә рамазан ае да узып китте. Инде хәбәр иткәнебезчә, 28 июльдә Ураза бәйрәме булачак. Шул уңайдан без Алексеевск мәчете имам-хатыйбы хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков белән сөйләшәбез:

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!


Мөхтәрәм дин кар- дәшләребез! Рамазан ае үтеп китте. Әлхәмдүлилләһи, ай буена ураза тоттык, тәравих намазларын укыдык, бер-беребезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, догалар ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык. Ифтарларны уздырган бәндәләр белән бергә бик күпләрне дин юлына өндәдек.


Ураза гаете - дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган мөселманнар өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды. Әлеге изге айда ислам диненең яңа яклары белән таныштык, төннәр буе йокламыйча гыйбадәт кылуыбыз белән, Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгаләгә тагын да якыная алдык. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.


- Әлеге айның бөтен хикмәте дә шунда, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм хәзрәт, - Рамазан ахырында үзебезне яңа туган сабыйдай хис итәбез, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешәбез. Ураза бәйрәме, шатлык символы кебек булганга, без аны һәр ел күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз. Бу елда да Аллаһы Тәгаләгә рухи ныклыгыбызны күрсәтә алдык, шуңа да шөкер кылыйк. Хәзер без үзебезнең көчебезгә генә түгел, мөселман өммәтенең ни дәрәҗәдә көчле, нык икәнлегенә дә инандык.


Рамазан ае - тәрбия ае - күңел тәрбиясе. Аллаһы Тәгалә иманыбызны, ихласыбызны ачлык белән сыный. Ураза ул югары дәрәҗәдәге тәрбия.


Бу ай - сугыш ае - ураза тоткан кешенең акылы нәфесе белән сугыша. Адәм баласының нәфесе, табигате ләззәткә бирелгән итеп яратылган - яхшы ашау, эчү һәм җенси теләкләр. Шушы туймас теләкләргә каршы тору өчен акылыбызны эшләтеп, нәфесебезне җиңә белергә кирәк. Әгәр нәфес акылдан өстен чыкса, ул вакытта гәүдә кол булып кала, шайтанны үзен җиңүче итә.


Бу ай - сабырлык ае - ашау-эчүдән тыелабыз, гыйбадәт авырлыкларына һәм ирешкән кайгы-хәсрәтләргә сабыр итәбез. Боларның савабы - җәннәт.


Бу ай - шөкрана ае - Аллаһы безне иман белән мөселман итеп яратты. Ибраһим (г.с.) милләте, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (г.с.) нең өммәте итте, Коръән әһеле, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ кылучылардан итте.


Бу ай - сәламәтлек ае - тәннәребез, калебләребез сәламәтләнә, чөнки ашап ашказаныбыз авырта башлый.


Бу ай - дәрес ае - ураза адәм баласын тәртипкә һәм ризыкның кадерен белергә, аңа карата сакчыл булырга, ачлыкта сакчыл булырга, ачлыкның нинди яман нәрсә икәнен аңларга өйрәтә һәм сине сыный, ач кешенең хәленә керергә ярдәм итә.


Бу ай - тигезләү ае - уразада байга да, ярлыга да бер тәртип.


Бу ай - сөенеч ае, беренче сөенечебез авыз ачканда булса, икенче сөенечебез ахирәттә, раййан дигән җәннәткә кергәндә була. Ул җәннәт махсус ураза тотучылар өчен, алар кереп беткәч, җәннәт ишекләре ябыла.


Бу ай - ярлыкану ае - бу айда гыйбадәтләребездә рас булсак, Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә кешене анадан яңа туган кебек кылыр.


Бу ай - юату ае - вөҗдан җан белән кешегә ярдәм кулын сузарга, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашырга өйрәтә.
Бу ай - түләү ае - Аллаһы Тәгаләнең кушкан эшләрен эшләп (иман, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ), тыйган эшләреннән тыелу түләү була.


Бу ай - егетлек ае - Аллаһыдан куркып, шайтанны җиңүебез иң зур егетлек була.


Бу ай - котылу ае - уразаның файдасы - мәңгелеккә Изгелеккә әзерләү дигән сүз (җәннәт). Бу ай теләкләрнең, догаларның кабул була торган ае. Уразада төнлә йоклавыбыз, сулавыбыз барысы да гыйбадәттән, зекердән килә икән.


Изге Рамазан аенда гыйбадәт кылу теләкләре бик көчле булу сәбәпле бу айда шайтаннар кешене туры юлдан яздыру өчен мөмкин кадәр тырышканнар, шул сәбәпле яманлык күбрәк кылына, дип уйлаулар бардыр, ләкин бу алай түгел. Кеше үзе дә изге Рамазан аенда әшәкелекләрдән тыелырга тырыша.


Бу ай Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә изгелек ае, мәрхәмәт ае һәм бу ай яманлыкта вә гамьсезлектә үткәрелә икән, тәүбә-истигъфар кылмыйбыз икән, ничек инде ул бәндә үзенең гөнаһлары кичерелүен өмет итә алсын? Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын Рамазан аенда да казана алмаган кеше аны тагын кайчан казана алачак? Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын казану юлы ул бигрәк тә рамазан аенда.


- Мөхтәрәм дин кар-дәшләрем! Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, ул сезне тагын да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен, кылган гамәл-гыйбадәтләрегез, гомумән, кылган һәр изге гамәлегез савапка булсын! - дип сүзен төгәлләде Рөстәм хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев