Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Район башлыгы Сергей Демидовның Корбан бәйрәме белән котлавы

Бәйрәм белән!

«Хөрмәтле Алексеевск районы мөселманнары! Сезне чын күңелдән мөселманнарның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлыйм! Изге гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен чистарта һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Бөтен дөнья мөселманнары бу көнне изге гамәлләр кылу, язмыш белән кыерсытылган кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр. Мәрхәмәтлелек һәм ихлас шәфкатьлелек - бу изге бәйрәмнең нигезе. Алексеевск муниципаль районында төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм бердәм булып яшиләр. Аларны уртак территория генә түгел, ә бер-берсенең милли мәдәниятенә хөрмәт, тынычлык һәм бердәмлекне саклауга омтылыш берләштерә. Алга таба да Ислам динендәге игелек, мәрхәмәтлек һәм үзара хөрмәт идеаллары районыбыз файдасына конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам. Изге бәйрәм көнендә барлык алексеевскилыларга нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, барлык игелекле эшләрегездә дә уңышлар телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев