Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Сөембикә сеңелләре һәм энеләре”

Билгеле булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, 2013 елны "Ш. Мәрҗани елы" дип игълан итте. 7 апрель көнне әлеге проект буенча Казанның Мәрҗани мәчетендә "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре" дип аталучы зур бәйгедә миңа да булырга туры килде.

Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен Диния нәзарәте белән берлектә "Сөләйман", "Мәрҗани", "Апанай" мәчетләре, шулай ук "Мөслимә" газетасы мөхәррире Эльмира Әдиятуллина оештырды. Ул быел 16нчы тапкыр үткәрелә. Узган ел бу чарада 500гә якын малай һәм кыз катнашкан булса, алар быел да ким булмадылар. Алар республиканың бик күп район, авылларыннан иде, шулай ук күрше төбәкләрдән дә килүчеләр булды (Түбән Кама, Яр Чаллы, Похвистнево районы, Самара һ.б.).
Чараның максаты балаларның белемен генә тикшереп калмыйча, динебез өчен дә файдалы шәхесләр тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Бу бәйгедә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнашты.
Балалар барысы да шәригать кушканча, матур итеп киенгәннәр, әзерләнеп килгәннәре әллә каян күренеп тора. Алар борчылдылар, ләкин хисләрен белдермәскә тырыштылар, чөнки алар өчен җан атып торучы әти-әниләре, абый-апалары, остазлары да килгән иделәр.
Бәйге Коръән уку белән башланып китте. Эльмира апа әлеге чараның максаты, тарихы турында сөйләде. Шуннан соң кызлар, егетләр аерым төркемнәргә бүленеп, дулкынландыргыч бәйге дә башланып китте. Балалар сорауларга җавап бирделәр, Коръән укыдылар. Конкурсантларны РИУ мөгаллимнәре, шәкертләре бәяләде.
Ярыш шулай дәвам итте. Аннан жюри әгъза-лары җиңүчеләрне билгеләде. Бу мизгелне балалар бик зарыгып көттеләр. Җиңүчеләр игълан ителде. Иң яшь катнашучы конкурсантка ни бары 3 яшь иде. Малайлар, кызлар әле тагын аерым, махсус номинацияләрдә җиңүче булдылар. Номинацияләр К.Шәриф, Р.Фәхретдин, Г.Тукай, Г.Баруди, Сөембикә кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган иде.
Бәйгедә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады, ә җиңүчеләргә исә махсус бүләкләр (Коръән, истәлекле бүләкләр һ.б.) тапшырылды. Чара төшке аш белән тәмамланды.
Бу бәйгедә булуыма мин бик шат. Ул бик оешкан рәвештә, күркәм үтте. Дәвамлы булсын, дигән теләктә калам. Яшь буынның әдәпле, инсафлы, дини булып үсүләре күңелдә аңлатып булмый торган җылы хисләр тудырды. Киләчәгебез әле өметле балаларга бай булыр, инша Аллах.

Гщлзада Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев