Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Сәваплы ял!

Соңгы елларда балалар өчен мөселман лагерьлары популярлашты. Менә көтеп алган җәйләребез дә үтеп бара, бу җәйдә һәркемнең дә истә калырлык, ел буе сагынырлык мизгелләре булгандыр, дип ышанабыз.

Алексеевск мәчете лагеренә йөргән балалар да шундый җылы һәм матур көннәрне сагыначакбыз, дип кайтып киттеләр. Июльдә 2 атна дәвамында мәчеткә килеп, Ислам нигезләрен, намазлар, догалар һәм сүрәләр, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр балалар.

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт:

- Бисмиллаһи әр рахмәнир рахим.

Җәйге матур көннәрне балалар гына түгел, барлык кешеләр дә сагынып көтәдер. Кояш җылы яшеллек табигатьнең яшәрүе, әлбәттә, көч, күңелләргә гүзәллек, рәхәтлек, тынычлык өсти. Матур җәй көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен 14 ел рәттән мәчетебез каршында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шифа" дин, тәрбия, сәламәтлек яллары үтә. Анда теләгән һәрбер балалар кабул ителә.Быел ул 13 июль көненнән башланып китте. Иртәнге тәмле ашлардан соң балалар тәрбияви, әхлакый дәресләрдә гыйлем алдылар, төрле истәлекле чараларда катнаштылар.

Лагерьның соңгы мизгеле - чыгарылыш кичәсе дә бик күңелле үтте.

Балалар өчен соңгы көнне үткәрелгән Сабантуй ярышлары бик кызыклы, истәлекле булып, санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Соңгы саубуллашу көнендә балаларга истәлекле бүләкләр, дини китаплар һәм тәм-томнар таратылды. Мин үземнең һәм әти-әниләр исеменнән шундый чараларга чын күңеленнән, йөрәгеннән ярдәм иткән һәрбер мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең киләчәк буын балаларыбыз исән-имин, әхлакый, тәрбияле булып, динебез, милләтебез өчен кирәкле әйбәт кешеләр булып үссеннәр иде. Әмин!

Айтуган хәзрәт:

- Әгүзү билләһи минәшәйтанирраҗим бисмиллаһи әр рахмәнир рахим.

Без Рөстәм хәзрәт белән 13-23 июль аралыгында Алексеевск бистәсендә җәйге лагерь оештырдык. Көненә 2 тапкыр ашату белән иртәнге сәгать 9 нчы яртыдан көндезге 3 кә кадәр дәрес һәм төрле программалар үткәрелде. Дәрес программасына килгәндә, (безнең гарәп телендә 29 хәреф бар, аның ничек укылышы, язылышы, хәрәкәләре турында) гарәп графикасын бер атнада өйрәнеп бетердек. Икенче атнада инде тәхәрәт алу (ничек дөрес итеп алырга рәсемнәре белән күрсәтелде) тәртибенә төшендек. Калган көннәрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку тәртипләренә өйрәндек. Безнең бу лагерьның тышкы ягында "Биләргә сәяхәт" программасы да оештырылды.

Шушы лагерьны оештыру сәбәбе дә Ислам культурасын ныгыту, балаларны яшь вакыттан ук ислам нигезләренә өйрәтү. Дәресләрдә "Ислам нигезләре", Коръәнне дөрес итеп уку, Пәйгамбәрләр тарихы турында өйрәнелде. Баларның буш вакытларында мәчет янында төрле спорт уеннары, мәгънәле ислам фильмнары һәм планлаштырылган төрле экскурсияләр оештырылды. Лагерьга Аллага шөкер 25-30 бала йөрде. Өйлә намазы вакытында һрвакыт мәчеттә җәмәгать белән кылынды. Алга таба да шушындый лагерьлар дәвам итәр, дип ышанып калам иншаллах.

Ләйсән Габделкәбирова, лагерьда тәрбияче :

- Менә мәчет яны балалар лагере сменасы да тәмамланды. Без һәр елны бу лагерьны кызыклырак һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырышабыз. Монда укытучылар балаларга яхшы тәрбия бирү, әйләнә-тирә мохиткә карата мәхәббәт үстерү, һәм әлбәттә инде, ислам нигезләренә өйрәтү максатыннан киләләр. Балалар Рөстәм хәзрәтнең вәгазьләрен һәм Айтуган хәзрәтнең ислам дәресләрен бик рәхәтләнеп тыңладылар. Мөселман лагеренда Биләр җирлегендә үткәрелгән "Чишмәле җәннәт" чарасына сәяхәт, туган якны өйрәнү музена бару һәм Кама елгасында коену, шулай ук «Кама» кино театрында мөселман киносы күрсәтелүе оештырылды. Ә пешерүче апалар балаларга тәмле-тәмле ашлар әзерләделәр һәм полдниклар тараттылар. Смена азагында кызларга һәм малайларга баллы ризыклар, бүләкләр тапшырдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Минемчә, шушы лагерь балаларга гына түгел, ә аларның әти-әниләренең дә күңелләренә хуш килгәндер. Үземнең һәм монда ял иткән балалар исеменнән шушы лагерьны оештыручы Рөстәм хәзрәткә, шулай ук матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Ата-аналар исеменнән Фалия Хәсәншина:

- Кече яшьтән ислам динен, мәчет юлын белеп үскән бала - бәхетле бала, дип саныйм мин. Бала тугач, ул әле үзен дә белмәгән вакытта мәчеткә алып килеп мулладан исем куштыралар, шуннан балага 5 яшь тула, 10 яшь тула, бала мәчетнең кайда икәнен дә белми, миңа калса, бу дөрес түгел, балаларыбызны мәчетләргә алып килергә, күрсәтергә, өйрәтергә кирәк. Ә менә мөселман лагерьлары оешкач, Аллага шөкер 30 лап бала мәчеткә килә, ул мәчеткә килгән бала икенче дустына мин мәчеткә лагерьга барам, дип сөйли, шуннан икенче балада да мәчеткә килү теләге туа, шуннан бала әкренләп дингә тартыла да инде.

Безнең бистәбездә инде дистә елдан артык мөселман лагере бик матур эшләп килә, балалар биредә алган беренче гыйлемнәрен дәвам иттерсеннәр иде, һәр изге эшнең дәвамлысы хәерле бит.

Әлеге лагерьны оештырып, башыннан ахырына кадәр балаларыбыз яныннан китмичә, һәрдаим алар белән шөгыльләнгән Рөстәм хәзрәткә, Айтуган хәзрәткә, балаларны үз балаларыдай башларыннан сөеп, тәмле ризыклар белән сыйлаган Оркыя апа белән Мөршидә апага, тәрбияче егетләр-кызлар: Рәхим, Алия, Ләйсәнгә бик зур рәхмәт. Кылган игелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә ике җиһанның рәхәтен насыйп итсен. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Дилә, Зилә, Камил Әхмәтшиннар:

- Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта "кара чутыр" булганчы кызынасы, кулга кәгазь-каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...

Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: "Мәктәбеңә соңга каласың!" - дип, йокыдан да уятмаслар, "Бүген ничәлеләр алдың?" дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!

Ләкин... Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең килми башлый. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора.

Шундый уйлар белән янганда өчебез өч яктан әниебезне мәчеттә мөселман лагере быел да булырмы икән диеп сораштыра башладык. Әниебез безгә әлегә ураза, сабыр итегез, диде.

Мәчеттәге остазларыбызны, дусларыбызны бик сагындык. Көтелгән көн килеп җитте.Үзебезнең матур күлмәкләребезне киеп, әниебез белән мәчеткә килдек. Безне елмаеп мәчетебезнең имамы Рөстәм хәзрәт, Айтуган хәзрәт, пешекче апаларыбыз Оркыя апа Залакова, Мөршидә апа Габделкәбирва, әйдаманнарыбыз Алия, Рәхим каршы алдылар. Аларның көләч йөзләреннән нур бөркелеп тора сыман тоелды безгә. Быел мәчеттә үткән елдагыга караганда балалар күбрәк иде. Бистәбезнең төрле мәктәпләрндә укучы балалар белән балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бар иде.

Без өчебез дә ике атна дәвамында мәчеткә бик теләп йөрдек. Биредә ислам нигезләре буенча тирәнтен белем алдык. Коръән укырга, гыйбадәт кылырга өйрәндек, остазлар белән әңгәмәләр кордык, мультфильмнар карадык. Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштык. Көнебез иртәнге гимнастика белән башланып китә иде. Хәзрәтләребез безгә ислам дәресләре бирделәр. Гарәп әлифбасы белән таныштырдылар. Без гарәпчә язарга һәм укырга өйрәндек. Биредәге һәр көн безнең өчен бәйрәм булды. Балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырылды. Бистәбез музеенда экскурсиядә булдык. Җомга намазларында булдык. Бабайларның, әбиләрнең матур итеп намаз укыганнарын күзәттек. Изгеләр чишмәсенә "Чишмәле җәннәт" бәйрәменә алып бардылар... Моннан тыш, безне пешекче апаларыбыз өч тапкыр кайнар тәмле ашлар белән сыйлап тордылар. Ләйсән апабыз (узган ел әйдаманыбыз иде) безне үзенең тәм-томнары, коктельләре белән сыйлады. Безне онытмавын күреп, бик сөендек. Тагын уземнең инглиз теле укытучым Гөлсинә апаны күргәч, кочаклап алуымны сизмичә дә калдым. Кырыс, тәлапчән булганы өчен бөтен укучы да ярата Гөлсинә апабызны. Гомумән, безнең җәйге ялны файдалы да, мавыктыргыч та итеп оештыру өчен мәхәлләдә күп тырышлык куелган иде. Соңгы көнне "Сабантуй" бәйрәме булды.

Хәзрәт үзенең изге теләкләрен җиткерде: тәүфыйклы, игелекле, миһербанлы булуыбызны теләде. Барыбызга да истәлекле бүләкләр, тәм-том белән тутырылган күчтәнәч пакетлар бирделәр. Безгә искиткеч көннәр бүләк иткәне, оештырган Рөстәм хәзрәткә, барлык абый-апаларга изге рәхмәтләр. Ходай исәнлекләрен бирсен. Минемчә, аерылышу һәр балага бик авыр булгандыр, гәрчә без даими очрашып торсак та, чөнки лагерьда без ял итеп кенә калмыйча, ислам нигезләрен дә өйрәндек. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Киләсе елларыбыз да имин булып, тагын шулай очрашулар насыйп булса иде.

Әлеге күңелле мизгелләр балаларның исләрендә озак саклансын һәм алган файдалы гыйлемнәре киләчәк тормышларында уңышларга ирешергә сәбәп булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев