Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Үтемле нәсыйхәтләр

Нинди генә вәгазь китабын ачып укысак та, кайсы гына вәгазьченең сүзенә колак салсак та, ахыр чиктә бөтен нәсыйхәтләр, асылда, ике җөмләгә нигезләнгән. Ул да булса, тирән мәгънәле, изге Коръән сүзләренә.

Аллаһы Тәгалә: "Әй кешеләр, сезнең берегез тузан бөртеге кадәр бер изгелек эшләсәгез, аның сөенечле нәтиҗәсен күрми калмассыз. Шулай ук тузан бөртеге кадәр начарлык эшләсәгез, аның да үкенечле нәтиҗәсен күрми каласыз" - дип әйтә. Әйе, бу дөнья бер зур урманга охшаган. Әгәр дә куе урман эчендә "юләр" дип кычкырсаң, шундый ук аваз ишетәсең. Әгәр "матурым" дип кычкырсаң, шул ук аваз, дулкынлана-дулкынлана үзеңә үк кире кайта. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди бит халык мәкале. Шул уңайдан кардәшләребез белән булган берничә гыйбрәтле вакыйганы язып китәбез.

Олы йөрәкле табиб

Бала барыбызга да газиз. Шулай бервакыт улым авыр хәлдә хастаханәдә иде. Табибны ашыктырып: "Тизрәк килеп җитегез, бер егет үлем хәлендә, аңа кичекмәстән операция ясарга кирәк", - дип хирургны чакырттылар. Ул бик тиз килеп җитте. Көткән кешегә бик озак тоелгандыр инде, өстәвенә сүз гомер турында барганда, кайгыдан хәсрәтләнгән кеше буларак, мин түземсезләнеп: "Табиб әфәнде, нигә бик озак? Минем улым урынында сезнеке булса, шулай көттерер идегезме?" - им. Ул исә моңсу гына елмайды да: "Аллаһ ни язган булса, шул булыр", - дип операция бүлмәсенә кереп китте. Операция бик катлаулы булды һәм озак дәвам итте. Эшен тәмамлап чыккан әлеге хирург минем янымнан күңелсез генә, башын аска иеп, дәшми үтеп китте. Аның артыннан ярдәмчесе чыгып, миңа операциянең уңышлы үтүен, улымның яшәячәген хәбәр итте.

- Ә мин, бу табиб бигрәк усал кеше икән, миңа шуны әйтмәде дип, нәтиҗә ясадым. - Юк, ул усал түгел, киресенчә, бик әйбәт кеше, - диде хирург ярдәмчесе. - Ни кызганыч, бүген иртәнге якта аның үзенең улы юл фаҗигасенә очрап һәлак булды. Без аңа шал- тыратканда ул баласы белән хушлаша иде. Ул улын гүргә дә иңдермичә, сезнең улыгызны коткарырга килде... Бу сүзләрне ишеткәч, мин бик озак үз-үземә урын таба алмадым. Үземнең кеше турында шулай начар уйлавыма ачуланып, аның ни кичергәнен күз алдына китереп, ир-ат булсам да, утырып үксеп-үксеп еладым. Мин аңардан бик каты гафу үтенәм!!!

"Пәйгамбәргә миннән сәлам әйт"

Германия заводларының берсендә озак еллар инженер булып хезмәт иткән бер төрек хаж кылу аенда хуҗасыннан ял сорый. Хуҗасы - милләте буенча немец - сәбәбен сораша. Төрек исә әйтергә теләми. Хуҗа кеше, бу арада эшнең күплеген аңлатып, ял бирми. Алар озак еллар бергә тату эшләгән булалар. Гомерендә беренче тапкыр җитди ял сорап уңай җавап алмаган төрек бик ачулана һәм эштән китәргә ниятли. Хуҗа да, ачуы чыгып, гаризага шунда ук кул куя. Тик, ачуы басылып, төректән ял алуының сәбәбен тагын бер кат сорый. Төрек үзенең хаҗга барырга ниятләвен әйтә, хуҗасының кызыксынуын күреп, хаҗ турында тәмләп сөйли.

- Хаҗга барган кеше Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) каберен зиярәт кылып, аңа сәлам бирә, - дияргә онытмый.

Немец ачулана:

- Без синең белән озак еллар дус, бергә эшлибез, нигә син боларны миннән яшерергә теләдең, нигә ял алырга теләвеңнең асыл сәбәбен әйтмәдең? - дип гаризаны ертып ташлый, һәм бу сәфәргә күпме вакыт кирәклеген сорый. "Ун көннәр тирәсе", - дигән җавап ишеткәч, төрекне 15 көнгә ялга җибәрә.

Саубуллашканда:

- Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) миннән дә сәлам әйт, - ди. Хаҗ сәфәрен тәмамлагач, төрек, Германиягә кайтыр алдыннан, туганнары белән күрешер өчен Истамбул шәһәренә кереп чыга. Шул төнне аңа хуҗасы шалтырата, телефоннан сүзен әйтә алмый елый, үзе болай ди:

-Син хаҗга киткән төнне мин Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) төшемдә күрдем. Ул шундый матур, нурлы кеше икән. Аның тылсымлы тавышы хәзергә кадәр минем йөрәгемне назлап тора. Ул миңа: "Синең сәламеңне алдым һәм сиңа җавап бирергә теләдем", - диде. Шул көннән бирле һич кенә дә тынычлана алмыйм, бик дулкынланам...

Хөрмәтле дустым, бу тормыш хәлләре күп нәрсәләрне ачыклый. Беренчедән, иң әһәмиятлесе дип әйтсәк тә була, кемнең кем икәнлеген бер Аллаһ кына белә. Кешене бер күрүдә бер кайчан ашыгып нәтиҗә чыгарырга ярамый.

Фалия ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев