Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Традицияне саклап

14 һәм 15 июльдә Ахтыр Мәрьям Ана иконасын алып кайту уңаеннан тантаналар узды. Быел коронавирус пандемиясе изге иконанының 204 еллыгын бәйрәм итүгә үзенең төзәтмәләрен кертте.

Аннан алдагы кичтә, традиция буенча, образны Балык Бистәсе районының Анатыш авылына алып киттеләр. Анда аны авыл кешеләре, руханилар каршы алды һәм гыйбадәт кылдылар. Ә киләсе иртәдә машинада могҗизалы образны яңадан Воскресенск чиркәвенә алып кайттылар. Аны мәхәллә кешеләре һәм руханилар каршы алды. Тантаналы гыйбадәтне Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов җитәкләде. Гыйбадәт кылганнан соң Павел атакай дин тотучыларны Изге Ана иконасының хәтер көне белән котлады.

"Кадерле дин кардәшләр, сездән көн саен гыйбадәт кылуыгызны, якыннарыгызның, туганнарыгызның, балаларыгызның сәламәтлеге өчен догада булуыгызны сорыйм. Аллаһы Тәгаләгә сезне сакласын, безне рәхмәтеннән ташламасын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев