Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Изге бәйрәм алдыннан район мөселманнарын Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков котлады:

- Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәмдә Исламның күп гасырлык традицияләре чагылдырылган, хәзер алар җәмгыятьтә рухилыкны һәм әхлаклылыкны торгызу өчен аерым бер әһәмияткә ия булып торалар. Бу - Бөек Рамазанга йомгак ясау көне, бу ай дин тотучы кешеләр алдына әхлакый яктан чистарыну, начар уйлардан арыну, ялган һәм гайбәт сөйләмәү, бәхәсләрдән һәм ызгышулардан баш тарту таләпләрен куя. Ул таләпләр төрле конфессия кешеләре өчен дә бер үк дәрәҗәдә мөһим.

Районыбызда күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин кешеләре бергә дус-тату булып яшиләр һәм эшлиләр. Алексеевскилылар үзләрен күпкырлы һәм бердәм җәмгыятьтә катнашучылар итеп сизсеннәр, Ураза гаете һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, дуслык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев