Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ураза гаетенә Алексеевск мөселманнары мәчеткә җыелды

Якты Ураза бәйрәме белән

Ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсен бергә каршы алу өчен бәйрәм намазына күп санлы дин тотучылар килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчеттә бөтен кешегә дә урын җитмәде һәм алар урамда дога кылдылар. Бәйрәм вәгазендә Рөстәм хәзрәт мәхәллә кешеләрен үз йөрәкләрен игелеклелеккә, якыннарын кайгыртуга, ата-аналарны һәм өлкәннәрне олыларга чакырды. Рамазан ае дәвамында мәчет янындагы яңа төзелгән бинада мөселманнар ифтар кылдылар.

Ә гает бәйрәме алдыннан анда район башлыгы Сергей Демидов катнашында ифтар узды.  Рөстәм хәзрәт һәм аның командасы ел саен Ураза бәйрәменә дин кардәшләрне берләштерү өчен төрле  игелекле чаралар оештыра, чөнки ул безнең замана белән бергә атлаучы, креатив хәзрәт. Быел ул мәхәлләгә йөрүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләп үтте. Мәхәллә тормышына зур өлеш керткән өлкән яшьтәге абыйлар, апаларга, егетләр-кызларга, активистларга, мәчеткә озак еллар гаиләләре белән бергә йөрүче мөселман кардәшләргә бүләкләр тапшырылды. Төп приз-тиз йөрешле велосипед иде. Алексеевск мөхтәсибәтенә, шәхсән имам-хатыйб Рөстәм хәзрәткә һәм аның командасына барлык мәхәлләгә йөрүчеләр зур рәх-мәтләрен белдерә, Аллаһы Тәгалә кылган изге эшләрегез өчен  гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек насыйп итсен. Киләсе Рамазан айларын да куанычта,  исәнлек-саулыкта каршы алырга язсын бер Раббым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев