Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Ураза – сабырлык ярышыдыр...”

9 июльдә барлык мөселман халкы өчен елның иң мөһим чоры - ураза башлана.

- Рөстәм хәзрәт, исламның биш шартының берсе булган ураза гыйбадәте белән газета укучыларны да таныштырып китсәгез иде.
- Бисмилләәһиир-рахмәәнир-рахиим, Җәнаби-Хак безләргә ураза гыйбадәтен менә ничек бәян итә: "я әййүһәлләзинә амәнү!". Әй,мөэминнәр! Әй, инанганнар! Әй, Аллаһ вә Аның Расүленә күңел биргәннәр!Ураза гыйбадәте ни өчен, ни сәбәпле фарыз кылынды?
"Кәма күтибә әлләзинә мин кабликүм" - сездән элекке өммәтләргә фарыз кылынган кебек үк, сезгә дә фарыз кылынды.
- Ни өчен фарыз кылынды?
- "Лә әлләкүм тәттәкыйн"-ышанабыз ки, ураза тотып гөнаһлардан аерылырсыз!" Күренә ки, ураза гыйбадәтендә гөнаһлардан арыну үзенчәлекләре бар. Рамазан кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең безгә рәхмәт өчен иңдергән мөбарәк рамазан аен олылап шатлык белән каршы алына торган кичә, зур бәйрәмдер. Ул кичне эшләрне куеп, гөнаһлардан тәүбә итеп, гөнаһлар ярлыкана торган айга кергәнгә, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып үткәрергә кирәктер. Ул кичне шат һәм ачык күңел белән тәравих намазы укып, фәкыйрьләргә сәдака биреп, күңелеңдәге усаллыкны онытып, рузәгә керергә әзерләнү тиешле һәм саваплы эштер.
Расүл әкрам: "Әс-сыйамү җүннәтүн" - "Ураза - бер калкан ул", - диде. Ураза инсанны җәһәннәм утыннан кап-лар. Калкан хуҗасын дошман һөҗүменнән каплар. Ураза тотучыны нәфес дошманының бозыклыгыннан каплар. Ураза нәфесне тезгенләр. Ураза тоткан мөэминнәр нәфесләренең әсире булмаячаклар", - дигән. Аның тагын бер хәдис-шәрифендә исә: " Рамазан ае җитү белән бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр һәм бөтен шайтаннар бәйдә булыр",- диелә. Ураза кешене сабырлыкка күнектерер. Расүлуллаһ әфәндебез: "Әс-сиаму нисфус-сабр" - "ураза - сабырлык ярышыдыр", - диде.
Уразалы мөэминнең ифтар табыны башындагы хозурлыгын вә кичергән илаһи шатлыгын һичбер кәлимә белән белдерү, аңлату мөмкин түгел. Уразаны тәмамлап, ифтар сәгатендә ифтар табынына утырып, Аллаһның : "Боер, колым, Минем өчен ураза тоттың, хәзер сиңа ризалык бирәм, ифтарыңны яп, уразаңны ач, дигән әмерен көткән мөселманның кичергән сөю һәм шатлык-сөенечен аңлатырлык сүзләр әлегә лөгатьләрдә язылмаган.
Ураза гыйбадәтен башкарган мөселманның өендәге ифтар сәгате шатлыгы башта кечкенә балалар, аннан әкренләп бөтен гаилә әгъзалары тарафыннан хисләнеп кичерелә.
Дин кардәшләрем! Рамазан ае - ураза ае. Инсанның җәсәде (тәне, гәүдәсе) ураза белән пакьләнер. Шулай булгач, бу изге ай мөэминнәр өчен пакьләнү ае була. Акыллы мөселманнарыбыз бу мөбарәк айда бик уяу булырлар. Көндезләрен ураза тотып, кичләрен тәрәвих намазы укып, вакытлары булганда Коръән укып, тәүбә-истигъфар китереп, "Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфирул-лаһ"(Аллаһымнан мәгърифәт телим, Аллаһымнан гөнаһларымны гафу итүен үтенәм, Аллаһымнан гөнаһларымны кичерүне сорап теләкләр телим) дип Рамазан аеның кичләрен һәм көндезләрен ихъя итүгә багышлар.
- Рөстәм хәзрәт, кем дә булса уразалы икәнен онытып, берәр нәрсә ашаса-эчсә, аңа нишләргә?
- Онытып кеше табынга утырган икән, онытылып чәйме, я булмаса башкасын кабып куйган икән, уразасын һичшиксез дәвам итсен. Чынлыкта бит Аллаһ аның уразалы икәнен оныттырып ашаткан-эчерткән. Инсафлы, иманлы бәндә : "Мин инде тамагымны туйдырдым, дип уразасын бозмас. Яки башка берәү тарафыннан: син уразалы ич, дип исенә төшерелсә һәм ашавын туктатса, уразасы дәвам итәр. Бу очракта да ураза бозылмас. Әмма, уразалы икәнен белә торып яки башкалар тарафыннан хәтерләтеп тә, тагын берәр ризык капса яки эчсә, уразасы бозылыр. Сөекле пәйгамбәребез онытып ашаган-эчкән кешегә: "Аллаһ ашаткан-эчерткән", - диде. Ягъни уразалы колына Аллаһ зиафәт бирде. Колына уразасын оныттырды. Һәм сөекле колына гүзәл бер Рамазан куанычы әзерләде. Әлбәттә, бу һәркемгә насыйп булмас.
Динебездә басым ясау, кыенлык китерү юк. Кеше онытылырга мөмкин. Оныту кешенең табигатендә, яратылышында ук бар. Шуның өчен, онытылып ашап- эчсә, бу халәттә аның ураза гыйбадәтенә бер зарар да килмәс. Аллаһ бу хәлне кичерер.
-Рөстәм хәзрәт, ифтар кылу, сәхәр ашау тәртибен дә без фәкыйрьләрегезнең исенә төшереп китүнең артыгы булмастыр, мөгаен?
- Сөекле пәйгамбәребез: "Әй, өммәтем, һәрберегез ифтар вакыты җиткәч, хөрмә кабып уразасын ачсын, ифтар итсен. Әгәр хөрмә булмаса, су белән ифтар кылсын. Чөнки су пакътер, - ди. "Хөрмә белән ифтар кылу, уразаны хөрмә белән ачу Расүлебез сөннәтедер. Пәйгамбәребез сөннәтедер. Хөрмә булмаган вакытта су белән ифтар итү дә саваплы. Чөнки су хәятнең иң мөһим матдәсе: пакъ һәм пакълаучы.
Сәхәр ашауга да тирән мәгънә салынган. "Сәхәр итегез, чөнки сәхәрдә матди, мәгънәви бәрәкәт бар. Бер йотым су белән булса да сәхәр итегез, чөнки Аллаһның рәхмәтләре сәхәргә торганнарның өстәлендәдер," ди Пәйгамбәребез.
Дин кардәшләрем! Белеп кылган гыйбадәтләрнең савабы бинихая зур. Мөселман белеп-аңлап ураза тотар, ифтар кылыр, сәхәргә торыр, аларның һәрберсенең фазыйләтләрен дә белер. Ул һәр кылган гыйбадәтеннән сөенеч һәм шатлык алыр. Сәхәргә торуның максаты ашау түгел, ә ураза гыйбадәтенең сөенечен тою. Сәхәр вакыты догаларның кабул булуы, тәүбәләрнең кабул ителүе вакыты, бәрәкәтле вакыт. Җәнаби -Хак колларының теләгәннәрен сәхәр вакытында аеруча күп бирер.Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, кичерүе, мәгърифәте сәхәр вакытында ташып торыр, күп-күп муллык, бәрәкәт явар.
Ураза кешенең әхлагын чистартыр. Ул үзенең гаҗиз-леген(мескенлеген) төшенер. 30 көн буе нәфесен йөгәнләп, ашау-эчүдән тыелып торган бер мәлдә ризык тәмен, бер кисәк ипи телеменең, бер йотым суның алтын-көмештән дә кадерлерәк, мөһимрәк булуын, тансык икәнлеген,бернигә тиңләшә алмавын яхшырак аңлар. Фәкыйрьләр, бер тәгам ризыгы булмаган бәндәләрнең, рәхимсез язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның, яман тәкъдир корбаннарына әйләнгәннәрнең халәтен аңларлык хәлгә килер, калебе шәфкать нуры, миһербанлык, игелек белән тулыр.
-Рөстәм хәзрәт, ураза тотуның шартларын да искә төшереп китегез әле.
- камил акыллы булу. Акылы зәгыйфьләр ураза тота алмый, ураза аларга фарыз түгел.
- балигъ булу, өлгергәнлек яшенә керү. Балаларга ураза фарыз түгел.
- сәламәт булу. Сәламәтлегенә зыян килерлек авыручылар ураза тотмас, үз җайлары белән тотарлар. Йөкле, бала имезүче хатыннар да ураза тота алмый.
- ерак сәфәрдә булмау.
- мөселман булу. Мөселман булмаганнарга ураза фарыз түгел.
- Рөстәм хәзрәт, ураза тотучылар өчен аны ниятләгәндә һәм авыз ачканда укыла торган догаларны искә төшерсәгез иде.

Уразага ниятләгәндә укыла торган дога:
"Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәданә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгаләә".
Мәгънәсе: "Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, Кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым".
Авыз ачканнан соң укыла торган дога:
"Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтарту фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү".
Мәгънәсе: "Аллаһым, шушы уразамны мин синең өчен тоттым һәм мин сиңа гына иман китердем һәм сиңа тәүәккәл иттем. Һәм синең ризалыгың белән авыз ачам.Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев