Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Уразаның соңгы ункөнлегенә кердек

Менә уразаның икенче ункөнлеге дә тәмамланды. Бистәбез һәм авылларыбыз мәчетләрендә бу көннәрдә ифтар ашлары үткәрелә, тәравих намазлары укыла. Ифтарга һәм тәравих намазына яшьләр дә, олылар да, хатын-кызлар да, ир-атлар да күпләп йөри башлады.

Хәзер ифтар мәҗлесләрен предприятие, оешма җитәкчеләренең дә, гади кешеләрнең дә мәчетләрдә, кафеларда үткәрүе гадәткә кереп китте. Кадер кичәсенең нинди кичә булуы, ураза тотучыларның уразаны ничек тотулары хакындагы фикерләрне тыңлап китик әле.Хаҗи Рөстәм хәзрәт, Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе:

- Уразаның соңгы ункөнлеге - җәһәннәм утыннан котыла торган ункөнлек ул. Пәйгамбәребезнең, Кадер кичәсен ункөнлекнең так саннарыннан эзләгез, дигән хәдисе бар. Аллаһы Тәгалә ул Кадер кичәсен бөтен кичәләрдән дә кадерле булганга күрә яшереп куйган.
Без дә бит кыйммәтле әйберләребезне кадерле булганга күрә яшереп куябыз. Ул аның төгәл көнен без тапмасын өчен түгел, ә һәр көнне кадерләп зекердә үткәрсен өчен билгеләмәгән. Кадер кичәсендә һәрбер кеше Аллаһы Тәгаләдән Фирдәвес җәннәтенә керерлек изгелекләр сорарга тиеш.
Ул гыйбадәтне үзе өчен генә түгел, ә туганнары, якыннары өчен дә башкарса әйбәт. Аның файдасы йөзләгән, меңләгән кешегә файда китерә алырлык булсын иде. Рамазан ае - бик күркәм ай, без аны ел буена бик теләп көтеп алганга күрә ул бик тиз үтеп китә. Быел тәравих намазларына илле, алтмыш, җитмешләп кеше йөри.
Гөлсирә апа Хәмитшина, пенсиядәге укытучы:
- Ураза фарыз булуның хикмәте нәфесне газаплау түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалык итү һәм аның әмерен үтәү. Боларны үтәүгә әзерлек миңа кечкенәдән салынгандыр, дип уйлыйм.
Чөнки әтием дә, әнием дә дини кешеләр: ураза тоталар, намаз укыйлар, әти Һәфтияк Шәрифтәге аять-сүрәләрне укый ала, ә әни Коръән укый иде. Кыскарак сүрәләрне энем белән миңа да яттан өйрәттеләр. Намазга ул вакытта ук баса алмадым, әти-әни белән бергәләп ураза тота идем.
Аннан соң өлкән сыйныфларда укыганда әкренләп кенә болардан ераклаштым. 1960 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң китапханәче булып эшли башладым һәм баш-аягым белән комсомол-партия, мәдәни-агарту эшенә чумдым. Кияүгә чыкканнан соң кайнанам да бик дини кеше иде, намазын калдырмый иде.
Кышкы көннәрдә кайнатам белән кайнанам сәхәргә торгач, алардан калып булмый, дип, ураза тотарга керештем, намазга әле баса алмадым. Алланың рәхмәте белән узган гасырның 90 нчы елларында үзем кебек өлкәнрәк укытучылар белән ураза тота, авыз ачарга йөри башладык.
"Намаз уку тәртипләре" дигән брошюралар чыга башлагач, намазга да бастык. 1998 елда Фәрит хәзрәт Сәлмән кириллица хәрефләре белән Коръән китабын бастырып чыгаргач, шушы Коръән китабыннан әкрен генә укырга өйрәндем.
1999 елда "Раннур" нәшрияты Нәҗип Думавиның "Кыйраәти куръән" китабын бастырып чыгарды. Шуның буенча гарәпчә дә укырга өйрәндем, Аллага шөкер. Инде хәзер ничә еллар башкаларны гарәп хәрефләре белән Коръән укырга өйрәтәм. Быел әле Әшнәк авылына менеп тә хәреф танырга өйрәнә башладык.
Исән булсак, укуыбызны кышка тагын дәвам иттерербез, дип исәплим. Хәзер күп вакыт: "Озын көннәрдә ураза тотарга авырмы?" - дип сорау бирәләр. Ләкин һәр авырлыкның җиңеллеге дә бар бит.
Авыз ачкач, намазларыңны укыгач, ниндидер рәхәтлек, шатлык аласың һәм Аллаһы Тәгалә алдында үзеңнең бурычыңны үтәгән кебек буласың.
Мөршидә Габделкәбирова:
- Минем ураза тота башлавыма дүртенче ел. Әби белән кечкенә вакытта догалар өйрәнеп, кызыгып тотканымны хәтерлим. Дини тәрбияне бала чактан ук әбием бирде. Аның белән Хуҗалар тавына дога кылырга тавыклар пешереп алып бара, аннан шифалы су алып кайта идек.
Авырган вакытыбызда әниебез, моның шифасы тияр, дип безгә тамчылап эчерә иде. Совет заманнарында мәктәптә, институтта укыганда атеистик тәрбиягә зур игътибар бирелде, дин юкка чыгарылды, шуңа күрә динебезне оныта башлаган идек инде. Аллага шөкер, хәзер динебез көчәйде, чөнки халыкның бер нәрсәгә дә ышанычы калмады, һәм ул дингә килә башлады.
Без моңа бик шат, чөнки дини тәрбия гаиләдә зур урынны алып тора. Кызым да, улым да дингә тартылды, улым әлегә намаз укымаса да, намазның бөтен кагыйдәләрен, догаларны белә, ә кызым Ләйсән институтта укыганда намазга басты, хәзер мәчеттә йөреп, гарәпчә укырга өйрәнде. Намазын калдырмый, уразасын тота.
Ә үзем ике ел берәр, икешәр атна тоттым, ә соңгы өч елда бер дә калдырганым юк. Ике ел мәчеттә ифтар ашлары үткәрдек, быел да үткәрергә ниятләп торабыз, Иншаллаһ. Үзебезнең мәчеттә, республика күләмендә үткәрелгән ифтар ашларында катнаштык. Аш-сулары бик тәмле иде.
Анда вәгазь сөйлиләр, Коръән, намаз укыйлар, мөнәҗәтләр әйтәләр. Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән мөселманнар катнаша. Быел ураза тоту бер дә авыр түгел, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, ураза башланганнан бирле эссе көннәр булганы юк диярлек.
Аннан килеп, хәзер көннәрнең иң озын вакыты, ләкин шуңа да карамастан, алар бер-бер артлы узып кына торалар. Сәхәр белән авыз ачу арасы 4-5 сәгать кенә. Шуңа күрә кайчак ятып та тормыйм - сәхәр вакыты җитә. Көндез өй, бакча эшләрен дә эшлим, ял да итеп алам. Кызымның да уразаны калдырганы юк.
Инде менә гаеткә дә әллә ни күп калмады. Сәхәрдә төрле боткалар ашыйбыз, җимешләп чәй эчәбез, авыз ачканда ашлар, җиләк-җимеш ашыйбыз, чәй, җиләк сулары эчәбез. Ризыкның, суның кадерен, тәмлелеген ураза тотучы кеше генә белә торгандыр. Кайчак мәчеткә ифтар ашларына йөрибез.
Ифтар ашларын үткәрү өчен зур палатка куелган. Аларны Фоат Вәлиев, Гөлнур Сафина, Рөстәм Вәлиев, Рәмис Кәбиров кебек предприятие җитәкчеләре һәм берничә кеше бергәләп җыелып та үткәрәләр. Халык аларга бик рәхмәтле. Динебез үссен, мәчетләр тулып торсын, балаларыбыз Ислам динен дәвам иттерүчеләр булсыннар иде.
Фәридә Барышева, лаборантка:
- Уразаны 10 еллап тотам. Баштарак өчәр көн тота идем, аннары атналап китте, айлап та тотканым бар. Быел ураза тотарга бик җиңел. Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә, хәтта көннәр озын булуга да карамастан, эчәсе дә, ашыйсы да килми. Бер-ике җиргә ифтар мәҗлесенә бардым. Авыз ачканда күбрәк шулпалы ашлар ашыйм, җимешләп чәй эчәм.
Фаһирә апа, 86 яшь, Юеш Көрнәле авылы:
- Мин уразаны гомер буе, бала чагымнан ук тоттым. Кияүгә чыгып, балалар тудырып, бала имезгәндә дә бераз тоттым, ләкин авылның абыстае, сиңа бала имезгәндә тотарга ярамый, дигәч, тотмый башладым. Соңгы елларда рәҗәп аенда да, шәгъбән аенда да тотарга тырышам.
Быел беренче ун көндә тоттым, шуннан соң кан басымым күтәрелеп, авырып киттем. Шуңа күрә тотканым юк әле. Ашыйсым бер дә килмәде, ә менә эчәсе килде. Ураза тоткан көннәрнең берсендә урамнан хәлсезләнеп, өйгә кереп, караватка утырган гына идем, шунда улым килеп керде дә, әни, сиңа ураза тотарга ярамый, диде. Былтыр ай буе тоткан идем, быел рәтем китеп тора шул.
Аллаһы Тәгалә ураза тотучыларга барыбер җиңеллекләр бирә. Көннәр салкынча тора. Менә әле бик кирәкле, шифалы яңгырлар явып узды. Яңгырдан соң көне дә матур, кояшлы. Аллаһы Тәгаләбезгә бик зур рәхмәт.
Ризыкларыбыз мул, нәрсә кирәк - шул бар. Нужасын да, авырлыкларын да күрдем. Хәзер инде тормышымнан бик канәгатьмен. Балаларым ташламый. Рәхмәт яусын аларга да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев