Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Ярдәм” мәчетен күреп кайттык

Күптән түгел Алексеевск мәчетенә йөрүче бер төркем мөслимәләр Казан шәһәрендә июль аенда ачылган "Ярдәм" мәчет-тернәкләндерү үзәгенә бару бәхетенә ирештеләр. Әлеге мәчет турында ишетеп кенә белә идем, ә инде анда барып, бөтен нәрсәне үз күзләрем белән күргәч, аның зурлыгына, матурлыгына, андагы персоналның мәрхәмәтле булуына шаккаттым. Сәгать 10нар тирәсендә без мәчет янында...

Мәчет-тернәкләндерү үзәгендә барлык уңай-лыклар каралган. Өч катлы итеп төзелгән үзәктә ашханә, спорт залы, тренажер залы, пандуслар, төрле дәрәҗәдәге тоткычлар, махсус җиһаз, Брайль системасы буенча өйрәтә торган сыйныф бүлмәсе, махсус бәдрәфләр, тәһарәтханәләр, компьютер сыйныфлары һ.б.лар барысы да күрмәүчеләргә уңайлы булырлык итеп төзелгән. Бүлмәләргә, тәһарәтханәләргә кергән җирдә сары тоткычларга кнопка куелган, шул кнопкага баскач, ничәнче бүлмә икәне татарча да, ә менә ерактан килгән татарча белмәгәннәр өчен русча да әйтелә. Үзәкнең бер ягы - ир-атлар, икенче ягы начар күрүче хатын-кызлар өчен планлаштырылган. Бүлмәләрне коридор тоташтыра. Унике йокы бүлмәсе, барлыгы 60ка якын бүлмә бар. Беренче каттан өченче катка күтәрелү өчен махсус лифт куелган. Коридорларда начар күрүчеләргә хәрәкәт итү өчен уңайлы тоткычлар ясалган. Махсус сыйныф бүлмә-сенә үтәбез. Анда 3 ир-ат һәм 1-2 хатын-кыз Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнеп утыра иде. Аларның махсус приборлары бар. Шуңа кәгазьне кыстырып, ике такта арасына куялар да, аннары грифель нокталар белән басып чыгалар. Шул нокталарга куллары белән басып укыйлар. Ике-өч атна эчендә бөтен алфавитны өйрәнеп җитәләр. Калган ике атнада язып, куллары белән укырга өйрәнәләр. Сәйдә исемле Чечнядан килгән кыз "соль" дигән сүз язып, укып күрсәтте, чөнки бүген йомшаклык билгесен өйрәнәләр иде.

Алар шулай һәр көнне ай буена 5-6 сәгать дәрес-тә утыралар. Татар, рус алфавитын да, гарәп графикасын да, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча укырга да, намазга да өйрәнәләр. Бер ай буена иртәдән кичкә кадәр укыйлар.

- Алар монда яши-ләрме? - дип сорыйбыз мөгаллимә ханымнан.

- Биредә яшиләр. Безнең 3нче катта тулай торак бар, ирләр - бер, хатын-кызлар - икенче якта. Алар бер-берсе белән күрешмиләр. Бер бүлмәдә 6-8әр кеше яши. Хәзер бездә 38 кеше: 25 хатын-кыз һәм 13 ир-ат. Кайберәүләр бер ай эчендә генә өйрәнеп өлгерә алмыйлар. Менә, мәсәлән, Чечнядан килгән Мөхәммәт рус алфавитын өйрәнде, ә гарәпнекен өйрәнеп өлгерә алмады. Ул инде гарәп әлифбасын өйрәнергә икенче кат киләчәк һәм шул алфавитны өйрәтүче Роза ханымда аны гына өйрәнәчәк.

- Укып бетергәч, имтихан кебек берәр нәрсә бармы һәм аларга нинди сертификат бирәсез?

- Имтиханнар була һәм курсны тәмамлаганлык турында таныклык бирә-без. Имтиханнар булган бөтен фәннәрдән һәм хәтта мин алып барган кулинариядән дә бирә-чәкләр.

- Шәкертләр Казан кешеләреме?

- Юк, күбесенчә алар бирегә ерак җирләрдән киләләр. Менә Мөхәммәт Чечнядан, Гүзәл - Казаннан, Мөхәммәтулла абый Башкортстаннан килде.

- Үзләрендә шундый уку йортлары юкмыни?

- Юк, бу уку йорты Россиядә берәү генә. Әлеге тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләр өчен төзелгән. Бездә күрмәү-челәр генә түгел, церебраль паралич белән авыручыларны да китерәләр. Колаклары ишетмәүче кешеләр дә килә. Балалар бик күп. Әле менә Франциядән бер кеше үзенең 9 яшьлек улын алып килергә тиеш. Берничә төркем Коръән хафизлыкка - Коръәнне яттан өйрәнә, кайсыберләре 46 сүрә ятлады инде. - Мәгънәсен аңлап укыйлармы?

- Мәгънәсен аңлап, тәфсире белән укыйлар. Ә мәгънәсен аңламыйча укудан ни файда?

- Сез бирегә Сөләй-ман мәчетеннән килдегезме?

- Әйе, Сөләйман мәче-те мәчет кенә булып калды, ә үзәк бирегә күчте.

- Бу мәчеткә намаз укырга йөрүчеләр бармы?

- Бар. Беренче катта - ир-атлар, икенче катта хатын-кызлар укый. Безнең мәчеттә Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Якшәмбе мәктәбе дип болай гына атала инде ул. Гомумән, бирегә көн саен килеп, дәрес алалар. 19нчы кабинетта абыстайлар килеп, үзләренең төркемнәрен гарәпчә укырга-язарга өйрәтәләр.

- Ә сезгә кем ярдәм итә соң?

- Ярдәмгә килгәндә, безне үзебезнең хәзрәт-ләребез Илдар хәзрәт Баязитов, аның урынбасары Илһам хәзрәт Исмәгыйлев һ.б.лар тәэмин итә. Мәчетнең мөдирәсе Мәликә ханым химаячеләрне эзләп таба. Менә шулай хәй-рия, сәдака акчаларына яшибез. Кайбер чакта бүләкләр дә бирәләр, ләкин даими ярдәм итүчеләр - бары тик иганәчеләр генә.

- Сез килүчеләрне бирегә үзегез түләүсез чакырасызмы?

- Юлларына түлибез, алар билетны үз акчаларына алып киләләр дә, киткәндә шушы билет хакын бирәбез. Мәсәлән, Чечняга барып кайту өчен бер кешегә 10 мең сум акча кирәк. Бу юлы 5 кеше килде. Аларның юлларына гына 50 мең сум акча кирәк. 40 көнгә килдек, дип үзләре белдерделәр. Шушы 40 көн эчендә ашау-эчү, яшәү бушлай. Бушлай экскурсияләргә музейларга алып барабыз, бирегә театрлардан артистларны, җырчыларны чакырабыз. Хезмәт хакы шул ук хәйрия акчасынннан бүлеп бирелә.

- Менә сезгә күпме акча түлиләр инде?

-Укытучыларга, мә-сәлән, 10ар мең сум түлиләр. Иртәдән кичкә кадәр без монда. Иртән киләбез, кичке 9да гына кайтабыз. Бөтен вакытыбыз биредә уза.

- Гаиләгез моңа ничек карый соң?

- Минем гаиләмдә бик ризалар. Чөнки мин гомерем буе укытучы булып эшләдем. Мин үземнең тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм.

- Бу фәнгә кайдан, ничек өйрәндегез?

- Биредә өйрәндек. Мәликә ханым бөтене-безне дә өйрәтте. Ул Төр-киядән менә шушы Коръән китапларын алып кайтып, баштан үзе өйрәнде, ә аннары безне дә өйрәтте. Без барыбыз да югары белемле, барыбыз да Мөхәммәдия мәдрәсәсен бетергән.

Компьютер сыйныфына кердек. Биредә күр-мәүчеләр һәм аз гына күрүчеләр компьютерда эре хәрефләр белән гарәпчә язылган Коръәнне укыйлар, үзләре үк язалар да. Мин Илфар исемле 50 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат белән сөйләшеп киттем.

- Сез әзрәк кенә булса да күрәсезме?

- Начар күрәм. Хә-рефләп, иҗекләп укыйм, аннары хәрефләрне бергә кушабыз. Ике хәреф, өч хәреф, дүрт хәреф һәм шуннан китә инде. Мин беренче ел гына әле, хәрефләп һәм иҗекләп укырга өйрәнеп киләм.

- Казанныкымы сез?

- Мин - Башкортстаннан.

- Хәзер биредә яшисезме?

- Әйе.

- Озакка килдегезме соң?

- Бер айга.

- Гарәп әлифбасын бер айда үзләштереп бетерә алачаксызмы?

- Исәп бар инде. Әлифбаны, компьютерны өйрәнәбез. Намазның нигезләрен өйрәтәләр.

- Өйрәнеп буламы соң?

- Теләк булса - була.

- Мәчеткә кайчан йөри башладыгыз? - дип сорадым мин тагын бер ир-аттан.

- Сөләйман мәчетендә дүрт тапкыр булган идем, монда әле беренче тапкыр гына.

- Өйрәнеп буламы?

- Менә тырышабыз инде гарәп телен өйрәнергә.

- Авыр түгелме соң?

- Авыр инде, намазларны өйрәндек, биш тапкыр намаз укыйбыз. Биредә яшибез, бөтен шартлар тудырылган, укытучыларыбыз да яхшы.

Чечнядан килгән Мөхәммәт исемле сукыр абзый да мондагы шартлардан бик канәгать булулары турында сөйләде һәм Татарстанның тернәк-ләндерү үзәге укытучыларына, Мәликә ханымга, Илдар хәзрәткә бик зур рәхмәт әйтте. "Безнең өчен бушлай туклану, яшәү оештырылган, юлларыбызга акча түләнә. Биредә барлык шартлар тудырылган. Без биредә Коръән өйрәнәбез. Моннан тыш, тернәкләндерү чаралары, ягъни территория буенча саф һавада йөрү, музейларга бару оештырылган, бирегә артистларны чакыралар, безгә концертлар күрсәтәләр. Биредә физик яктан да, рухи яктан да тернәкләндерү бар".

- Татар халкы ошадымы?

- Бик кунакчыл халык. Аларга һәм аларның безгә карата мөнәсәбәтенә бернинди дәгъвабыз юк.

- Үзегез генә урамга чыгып йөри аласызмы?

- Сирәк кенә. Биредә тернәкләнү үткәнлектән, үзем генә йөри алам.

Бөтен кабинетларны карап чыкканнан соң кул эшләре кабинетына керәбез. Биредә камырны куялар, эчлекне үзләре әзерлиләр һәм бөккәннәрне ясап, табага куялар да, аска, кухняга төшереп, мичкә тыгып пешерәләр. Салатларны да күрмәүчеләр биредә ясыйлар. Аста чөгендерен, барлык яшелчәләрне әзерләп бирәләр.

- Бүген без винегрет ясыйбыз, - ди укытучы ханым. Ә без чистартып, турыйбыз. Винегретны ясап, аска, ашханәгә төшереп бирәбез. Бөтен-ләй күрмәүчеләр аларны үзләре ясыйлар, өйрәнәләр. Кайберләре өйләрендә ялгыз яши бит. Я хатыны, я ире ташлап киткән. Менә бер хатынның, 26 ел бергә яшәгәннән соң, сукырайгач, ире чыгып киткән. Биредә мондый кызганыч хәлләр байтак.

- Ә менә бу тәлинкә-ләргә бизәкләрне кемнәр төшерде?

- Күрмәүчеләр пластилиннан, төрле табигый материаллардан: тары ярмасы, кофе, ясмык, фасоль, борчак, көнбагыш, җимеш төше, тмин һ.б.лардан үзләре ясыйлар. Аларны батырып ябыштыралар да, өстеннән лак белән ике тапкыр лак-лап чыгалар (кызганыч, техник сәбәпләр аркасында фотога төшергән ул рәсемнәр килеп чыкмады). Мәсәлән, Линда исемле кыз бөтенләй күр-ми, тома ятимә. Асрамага алган әнисе бар. Шул әнисе эскизын, рәсемен ясый, кыз капшап, баштан пластилинын сылый, аннары әнисе биргән орлык-ларны ябыштыра. Бөтен эшне үзе эшли. Кеше бит үзенең эше белән мавыкканда, бар кайгысын оныта, вакыты да тиз уза...

Шуның белән экскурсияне тәмамлагач, безгә бик тәмле итеп пешерелгән төшке аш ашаттылар, һәм аштан соң намаз укып, өйләребезгә кайтып киттек.

Шушы сәфәрне оештырганнары өчен район башлыгы Владимир Козонковка, "Алексеевск керамикасы" директоры Рәмис Кәбировка һәм мөхтәсибәтебез мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәткә зур рәхмәт.

Сүз уңаеннан: Мин сукыр, инвалид кешеләрнең, әллә кайлардан килеп, бар ягы да сау-сәламәт кешеләр дә булдыра алмаган Коръән, намаз укырга өйрәнүләренә, үз фантазияләрен эшкә җигеп, тәлинкәләрдә могҗиза тудыруларына, гомерләрендә бер тапкыр да күрмәгән чәчәк бәйләмнәрен тәлинкә-чәйнекләргә матур итеп ясауларына сокланып туя алмадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев