Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Яшь имамнарга нәсихәт

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшь имамнарга Россия ислам институты белән берлектә беренче тапкыр квалификация үстерү курслары оештырды. Өченче февральдән 13енә кадәр шушы имамнарның 14е курсларда белемнәрен ныгытты.


Бу көннәрдә курсларны ябу тантанасы үткәрелде. Әлеге укуларда безнең районнан Урта Тигәнәле авылы имам хатыйбы Рәмис хәзрәт Фәссахов та бар иде. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь дин әһелләренә мөфти исеменнән уңышлар теләде. "Эшләрегез бәрәкәтле, нәтиҗәле булсын. Һәркайсыгыз үз мөхтәсибәтендә өлкән имамнарга ярдәм итегез, динебезне алга алып барырга тырышыгыз, Ватаныбызны төрле кирәкмәс тискәре күренешләрдән, агымнардан саклагыз", - дип нәсихәтләрен бирде.


Шулай ук хәзрәт: "Аллага шөкер, бәхетебезгә бүгенге көндә бала чактан дини белем алган ныклы яшьләребез үсеп килә. Аллага шөкер, бүген нәзарәт менә шушы яшь буын динебезгә, халкыбызга хезмәт итсен өчен тырышлыклар куя. Грантлар бирү дә, укытулар оештыру һәм мөхтәсибләр аркылымы, туры элемтәләр ашамы, даими аралашып тору шуны күрсәтә. Авыл халкы да имамнарының, муллаларының кадерен белсеннәр, аларга карата хәер-хаклы булып, үз итсеннәр иде", - дигән теләкләрен җиткерде.


Фалия ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев