Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Зур Тигәнәледә – яңа имам

12 сентябрьдә районда имамнар җыелышы уздырылды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, авылларда эшләүче имамнар катнашты.

Имамнар якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерләнү, мәхәлләләрнең эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Җыелышта Зур Тигәнәле авылына яшь имам итеп Җәлил хәзрәт Фәтхетдинов билгеләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәктер, бу авылда яшь имам кайтуга мәчет янына йорт салып куйганнар.

Рөстәм хәзрәт имамны авыл халкына тәкъдим итте һәм аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга билгеләнүе белән котлап, уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы мөселманнар диния нәзарәте тарафыннан дини уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында аларга махсус грантлар программасы кабул ителде. Әгәр дә дини уку йортын тәмамлаган шәкерт туган авылына яки башка бер авылга барырга теләсә, аңа грант тапшыру мөмкинлекләре карала", - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев