Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

2015 ел Безнең өчен нинди булды?

Шушы көннәрдә муниципалитетыбыз җитәкчелеге, шулай ук район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре чираттагы тапкыр район хакимиятенә, бу юлы районның узган 2015 елдагы тормышына йомгак ясау өчен киңәйтелгән утырышка җыелдылар.

Үзенең чыгышында район башлыгы Владимир Козонков билгеләп үткәнчә, икътисадый хәлнең авыр булуына да карамастан, узган ел дәвамында безнең районда барлык республика программалары гына үтәлеп калмады, ә бәлки башка, җирле уй-теләкләр дә гамәлгә ашырылды. Боларның барысына да предприятиеләребезнең тотрыклы эшләве аркасында да ирешеп булды, алар 2014 елдагыдан бер дә начаррак эшләмәделәр. Мәсәлән, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергееваның докладта яңгыраган мәгълүматы буенча эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше 2015 елда, узган елдагы кебек үк, 5,4 млрд. сум тәшкил итте. Әлбәттә, җитештерү күләмнәрен киметүгә юл куйган предприятиеләр дә бар. Авырлыкларга да карамастан, аларны арттыруга ирешкәннәре дә юк түгел. Болар - "Алексеевск керамикасы" (әйләнеше 347 млн. сум яки 107% тәшкил итте), "Жилстройсервис" (47 млн. сум яки 107%), "Алексеевск МСО-ТАПС" (53 млн. сум яки 105%), "Инженерлык челтәрләре" (42 млн. сум яки 105%), "Алексеевск район электр элемтәсе үзәге"(49 млн. сум яки 105%), "Керамика-Маркет" (263 млн. сум яки 105%) һәм "Эдем" (405 млн. сум яки 101%) предприятиеләре.

Шул рәвешчә, зур һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы да артты, аның артуы 2014 ел белән чагыштырганда 21587 сум яки 109% тәшкил итте.

Төзелеш

Район кешеләре, һичшиксез, бөтен район буенча төрле объектлар төзелүен яки ремонтлануын күреп торалар. Бер узган елда гына да Кыркүл, Ромодан һәм Лебяжьеда модульле ФАПлар, Биләрдә ветеринария пункты, Лебяжьеда заманча балалар бакчасы, Ялкында күп функцияле үзәк, Биләрдә, Лебяжьеда һәм район үзәгенең үзендә искиткеч спорт мәйданчыклары төзелде, Юеш Көрнәледә һәм шул ук Биләрдә парклар ясалды, иске "Имәнкәй" сәламәтләндерү лагере урынында "Фәнсар" фәнни белем бирү үзәге (ул иске Яңа елның беренче көнендә үк яңа ял итүчеләрне кабул итте), шулай ук "Социаль ипотека" программасы буенча күп фатирлы яңа өйләр төзелде. Өстәвенә предприятиеләрдән шәхси өй салучылар да калышмый. Узган ел барлыгы 107 торак өй файдалануга тапшырылды, шуларның 45 е - район үзәгендә (бу - 6738 кв. м) һәм 62 өй (7365 кв. м) - авыл җирләрендә. Болар шатландырмый кала алмый. Владимир Константинович әйтеп үткәнчә, төзү эшләрендә без берничә ел дәвамында лидер булып торабыз.

Моннан тыш, районда узган ел дәвамында үзәк район хастаханәсенә, Биләр амбулаториясенә, Новоспасскида фельдшер-акушерлык пунктына, ветеринария станциясенә, күп фатирлы өйләргә, Урта Тигәнәле мәктәбе һәм бистәдәге "Каенкай" балалар бакчасына, Кызылъярда авыл клубына, район үзәгенең 3 нче Спорт комплексында көрәш залына һәм йөзү бассейнына (ул узган пәнҗешәмбедә реконструкциядән соң йөзәргә яратучылар алдында ишекләрен киң ачты), Зур Полянкада спортзалга капиталь ремонт үткәрелде.

Төзү һәм ремонт эшләреннән тыш, элеккечә үк авылда су белән тәэмин итү һәм "Уңайлы мохит" программалары эшләде, социаль-мәдәни объектларда казаннар алмаштырылды, урамнарны яктырту, җирле әһәмияттәге юл эшләре башкарылды, асфальт-бетон түшәлгән, вак таш-ком катнашмасыннан юллар салынды һәм күп кенә башкалар.

Быел төзү эшләре дәвам итәчәген билгеләп үтү күңелле. Мәсәлән, "Жилстройсервис" предприятиесе бу айда ук инде халыкны тузган торактан күчерү программасы буенча район үзәгенең Мичурин урамында торак өй төзүгә керешергә тиеш. "Алексеевск МСО-ТАПС" шул ук программа буенча Ялкын авылында дүртәр фатирлы ике торак өй төзүне дәвам иттерәчәк. "Керамика-Маркет" социаль ипотека программасы буенча яшь гаиләләр өчен Просторная урамында 18 фатирлы ике өй төзүне дәвам иттерәчәк. Аграр колледж ашханәсен ремонтлауны төгәллисе бар, ә "РАФ" предприятиесе бистә территориясендә Куйбышев сусаклагычын пычратмау белән бәйләнгән узган елда башланган эшләрне дәвам иттерәчәк.

Авыл хуҗалыгы

Районның агропромышленность комплексы да үз күрсәткечләрен начарайтмады. Ел дәвамында сөт 33,5 мең тонна яки узган ел дәрәҗәсенә карата 102% алынды. Һәр сыердан 4570 килограмм сөт савылды. 2015 ел ит җитештерү буенча да шундый ук нәтиҗә белән тәмамланды, ул 2,9 мең тонна алынды, бу да 2014 ел белән чагыштырганда 102%. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшендә билгеләп үтәргә мөмкин булган бердәнбер тискәре нәрсә - былтыр яшь мөгезле эре терлекләрне алып бетермәү.

Шул рәвешчә, былтыр авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 1797 млн. сум акча керде. Тулай продукциянең үзкыйммәте - 1 млрд. 894 млн. сум. Монда, мөгаен, агропромышленность комплексы предприятиеләренә дә, фермер хуҗалыкларына да, шәхси секторга да дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтелә торган ярдәм шактый роль уйнагандыр. Атап әйткәндә, "АПКны үстерү" өстенлекле милли проекты кысаларында - хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне кызыксындыру өлешендә - безнең районда 2006-2015 еллар чорында шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә кредит оешмалары тарафыннан 840 млн. сумлык 3742 кредит бирелде.

Сәнәгать

Ә менә сәнәгать комплексы предприятиеләре 745 млн. сумлык кына продукция җитештерделәр, бу - өченче елгы дәрәҗәдән 23% ка азрак. Җитештерү күләмнәре күбесенчә Алексеевск сөт-консерв комбинатының ак май җитештерүне 55% ка һәм майсызландырылган коры сөт җитештерүне 50% ка азайтуы исәбенә кимеде.

"Алексеевск керамикасы" предприятиесе исә җитештерелгән продукция күләмнәрен яңадан арттырды: былтыр 347 млн. сумлык продукция эшләп чыгарылды, ә бу - өченче елдагыга караганда 107% ка яки 23 млн. сумга күбрәк. Шулай ук нәфис әйберләр туку фабрикасы продукциясе дә 101% ка артты һәм 11,8 млн. сум тәшкил итте.

Сәүдә

Былтыр безнең районда беренче тапкыр "Кызылъяр" кибете һәм "Аляска" сәүдә комплексы ачылды. Ләкин ваклап сату сәүдә әйләнеше 2014 ел дәрәҗәсендә диярлек калды (үсеш нибары 102%) һәм 1 млрд. 449 млн. сум тәшкил итте. 2015 елда җәмәгать туклануы әйләнеше исә 228 млн. сум.

Салымнар

Район казнасына узган ел дәвамында 242 млн. сумлык үз керемебез килде, бу еллык план 101% ка үтәлде дигән сүз. Физик затлар салымыннан кергән акча 175 млн. сум, җир салымыннан - 21,5 млн. сум, алдан йөкләнгән салымнан - 9 млн. сум, салымнан булмаган керемнәр 14,5 млн. сум тәшкил итте. Ни кызганыч, районның кайбер предприятиеләре физик затлар кеременә салым күчерү буенча һаман да бурычлылар булып калалар, Бурычның гомуми суммасы ел азагына 4 млн. сум тәшкил итте. Оешмаларыбыз арасында Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләмәүчеләр дә бар. Бүгенге көнгә бурыч суммасы 5 млн. сумга җитте.

Бүген безнең җиңел булмаган икътисадый хәлдән чыгу юллары икәү: я җитештерү күләмнәрен арттыру, я экономияләү, дип сүзен йомгаклады Владимир Козонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев