Заря
  • Рус Тат
  • Күпергә кадәр һәм аннан соңгы тормыш

    Зур булмаган тарихи вакыт-ун ел. Йөз һәм мең ел янында вакытның кечкенә генә бер өлеше. Ә бит Саескан Тавы белән Мурзиха арасында Кама елгасы аша салынган күпер буенча хәрәкәт ачылганга нәкъ менә ун ел. Хәзер кайвакыт уйлап куясың, әйтерсең күпер һәрвакыт булган, "яхшыга тиз ияләшәсең" дигән әйтем чираттагы тапкыр раслана....

    Зур булмаган тарихи вакыт-ун ел. Йөз һәм мең ел янында вакытның кечкенә генә бер өлеше. Ә бит Саескан Тавы белән Мурзиха арасында Кама елгасы аша салынган күпер буенча хәрәкәт ачылганга нәкъ менә ун ел. Хәзер кайвакыт уйлап куясың, әйтерсең күпер һәрвакыт булган, "яхшыга тиз ияләшәсең" дигән әйтем чираттагы тапкыр раслана. Әйдәгез, тарихка күз салыйк. Күпергә кадәрге тормышның нинди булганлыгын искә төшерик әле.

    Җәйге иртә. Алексеевск-Казан автобусы. Сәфәрнең иң уңайлы ысулы. Кузгалдык. Барысы да билгеле сценарий буенча бара. "Кичүгә" акча бирәсең-пассажирлар билетының бәясе ун тиен, чүп кенә. Паромга автобус чиратсыз керә-менә нәрсә мөһим! Ә монда инде, команда буенча диярсең, аппарельләр ябылып, винтлар эшләп киткәч, газет төргәкләре кыштырдый башлый. Халык иртәнге аш ашый! Программаның киләсе мөһим номеры-өске палубага сәяхәт һәм һәр судноны озатып калучы акчарлакларны ашату. Балалар таң кала. Гүзәллек!
    Пропусклары булмаганнардан тыш, барлык машиналар да, чиратка тезелә. Кайвакыт ул берничә километрларга җитә, берничә көннәргә. Бигрәк тә паромга һава шартлары йөрергә комачаулаганда-иртә көзге кар яуганда, томан булганда. Монда инде еш кына "башбаштаклык"лар була иде. Беренчесе, "гаделлек" буенча чират. Һәркем үзен беренче дип саный... Тишелгән шиннар, җимерелгән бамперлар, фаралар һәм чырайлар. Коррупция, ялган, ачу. Әйтерсең, гүр газабы...
    Кыш. Иң элек җәяү-леләр, соңыннан автомобиль юлы ачыла. Ак карда кара нокталарның Броунов хәрәкәте. Кешеләр һәм машиналар. Берәүләр таудан җитез генә менеп, оператив киңлекләргә чумса, икенчеләр кулларында сумкалар һәм чемоданнар белән шыксыз автовокзалга "самолетка, поездга, хастаханәгә соңга калам" әйтемнәрен алдан әзерләп Казанга билет алырга ашыга. Чыннан да соңга калучылар да булды.
    Һич арттырусыз, көзге боз кату һәм язгы ташу иң куркыныч вакыт булгандыр. Тәгәрмәчләр астында боз шатырдый, күз каршында җилпәзә булып болганчык Кама сулары сибелә, канда адреналин микъдары арта. Фобос һәм Деймос, курку һәм кот алыну... Тыюларга, куркыныч булуга карамастан, елга аша чыгучы чая кешеләр һәрчак табыла иде. Кемдер соңгы тапкыр, кемдер нәтиҗәдә җирле эпосның герое булып. Мондый төрле дәрәҗәдәге күңелсез чын хәлләр турында хәзер дә йә балыкчылардан, йә шундагы машина йөртүчеләрдән ишетергә туры килә.
    Бик үк күңелле булмаган ретро хатирәләрдән ике мең икенче елның көзенә күчик. Ура! "Үткәнне һәм киләчәкне", ярларны тоташтыручы гүзәл күперне файдалануга тапшыралар. Күптән көтелгән хыяллар тормышка ашуга ышанып та булмый. Яшәеш үзгәреп китте! Елның теләсә кайсы вакытында башкалага тиз генә барып җитеп була. Оренбург тракты буйлап бик күп автомобиль агымы хәрәкәт итә. Төзелешкә тотылган чыгымнар бераз акланып, казнага акча килә башлады.
    Бу - зур экономия. "Кече формалар" икътисады белән ничек? Саескан Тавы авылы. Биредә элек елгага төшә торган төп урам буйлап автомобильләр колонна булып хәрәкәт итә иде. Әле ул вакытта сирәк очрый торган кара чит ил машиналары паромнан двигательләрен улатып "очып чыгалар" иде. Автобуслардан төшкән гражданнар ашханәдән төркемнәре белән балык, тозлы кыяр, көнбагыш һәм башка өйдә әзерләнгән азык-төлек сатыла торган лотоклар янына ашыга. Кыскасы, тормыш кайнады...
    Менә инде Саескан Тавында тынлык урнашканга да ун ел. Беркем дә талашмый, сугышмый. Тәрәзә каршында машиналар да гүләми. Төп халык моңа бик шат. Сәүдә итәргә өйрәнгән халык, үзләренең лотоклары белән зур юлга, өскәрәк менделәр, ә кемгә бу кирәкми, алар күптән көтелгән тынычлыкка ирештеләр. Үткән заманнарның куркыныч истәлеге булып биредә иске паром кичүе тора, анда ак буяу белән язылган "Барыгызны да яратабыз!" сүзләрен укырга мөмкин. Хуҗасыз ашханә, автовокзал биналары җимерелеп бара, бу инде аларның гаебе түгел. Берни эшләп тә булмый.

    Кызыклы фактлар.
    Күперне файдалануга тапшырганнан соң беренче елларда профессионал машина йөртүчеләрдә Саескан Тавына килеп кергәндә "паром синдромы", ягъни кичүгә чират торуга бәйле кызып китүчәнлек күзәтелә иде.
    Әле хәзер дә Оренбург тракты буйлап бистә аша узган бихисап машиналар ташкынын күргән алексеевскилылар: "Паром килгәнме әллә?" - дип шаярталар.
    Инде күпер ачылганнан соң бервакыт биредә: Ельцинның данлыклы"Понимаешь"ы да яңгырый, ул чакта Борис Николаевич безнең якларга рәсми булмаган визит белән килгән була.
    Диаметрлары 2,5 метр булган һәм коеп ясалган күпер баганалары 45 метр тирәнлектәге су астында.
    Күпер кичүенең гомуми озынлыгы 13967 метр тәшкил итә. Кама күперенең озынлыгы-1608, Архаровка һәм Курлянка елгалары аша - 549,9 һәм 69,8метр.
    Күпер юлы өслеге Алексеевск юл төзүчеләре тарафыннан аерым бер төгәллек белән эшләнгән. Даими контроль һәм югары профессиональлек бу эшне сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек биргән. Мондый юлларны хәзер теге заманнарда хыялланырга гына мөмкин булган "3D компьютер системалары"н кулланып төзиләр.
    Күпергә хезмәт күрсәтү, аны тиешле тәртиптә карап тоту белән шулай ук "Алексеевскдорстрой" ААҖ шөгыльләнә. Бу максатларда махсуслашкан бригадалар бар. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки күпер ул - 1 нче объект!

    Сергей ТАРСУКОВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: