Заря
  • Рус Тат
  • Программаларны тормышка ашыру дәвам итәме?

    Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышуга юнәлдерелгән кризиска каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыру белән бәйләнгән 2011 елның төп бурычларыннан берсе турында район Советының утырышлар залында эш атнасы азагында булып узган йомгаклау киңәшмәсендә сөйләнелде. Атап әйткәндә, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева ясаган докладта бу юнәлештә башкарылган эш эшсезлек...

    Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышуга юнәлдерелгән кризиска каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыру белән бәйләнгән 2011 елның төп бурычларыннан берсе турында район Советының утырышлар залында эш атнасы азагында булып узган йомгаклау киңәшмәсендә сөйләнелде.

    Атап әйткәндә, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева ясаган докладта бу юнәлештә башкарылган эш эшсезлек дәрәҗәсен 1,3 процентка кадәр киметүгә булышты, дип билгеләп үтелде. Шул рәвешчә, теркәлгән эшсезләр саны 82гә кимеде һәм 186 кеше тәшкил итте.
    Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатында эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылды: гамәлдәге үзеңне эшле итү программасы нигезендә 73 кеше үз эшен ачты, 105 кеше өстәмә эш урыннары булдырды, 40 кеше алга китеп укытуга җибәрелде, 55 кеше һөнәргә укытылды. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен 36 махсус эш урыны булдырылды. Тулаем алганда, эшләмәүче халыкка ярдәм итүгә республика һәм федераль бюджеттан 21 миллион сум акча бүлеп бирелде.
    Эшсезлек белән көрәшүдә "АПКны үстерү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру да зур роль уйнады: 2006 елдан алып 2011 еллар чорында 453 млн. сумлык 2110 кредит бирелде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме (531 млн. сум) күрсәтелде, гаилә фермалары төзелә-бүген алар авыл җирләрендә 14әү. Әйтергә кирәк, районда үткәрелә торган чаралар халыкның тормыш дәрәҗәсен, шул исәптән зур һәм уртача предприятиеләрдә уртача хезмәт хакын арттырып (ул бер эшчегә 12986 сум тәшкил итә) та күтәрергә,мөмкинлек бирде.
    Район икътисадында кече бизнес шактый зур урынны алып тора: хәзерге вакытта 108 кече предприятие һәм 100 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, 657 эшмәкәр үзенең шәхси эшчәнлеген алып бара. Бу өлкәдә барлыгы 2400 кеше эшли. Район буенча кече предприятиеләр җитештергән продукция әйләнеше соңгы мәгълүматлар буенча 1,4 млрд. сум исәпләнә, ә бу төяп озатылган продукциянең гомуми күләменең 27 проценты. Шунысы да үзенчәлекле, район бюджетына кече эшмәкәрлек субъектларыннан салымнар һәм башка түләүләрнең тоткан урыны узган чорда 25 процентлап тәшкил итте.
    Киңәшмәдә шулай ук промышленнность, төзелеш, сәүдә өлкәләрендәге эшчәнлек йомгаклары турында да сөйләнелде. Шунысы игътибарга лаек, 2011 елда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше 2010 ел белән чагыштырганда 9 процентка артты һәм 4 млрд. сум тәшкил итте.
    Докладның йомгаклау өлешендә 2012 елга бурычлар яңгырады. Киләчәктә Пенсия фонды һәм күп функцияле үзәк биналарын капиталь ремонтлауны төгәлләргә; күп фатирлы 5 өйгә һәм гомумбелем мәктәпләренә, Ялкында клубны капиталь ремонтларга; ветераннар өчен 15 фатирлы бер өй, Ромоданда клуб төзергә; шәхси өй төзүчеләр һәм социаль ипотека акчасына төзелгән 13 мең кв. метр торак мәйданны, шул исәптән Просторная урамында 18 фатирлы ике торак өйне файдалануга кертергә; 473 фатирны аерым җылыту системасына күчерергә; Биләр табигый музей-тыюлыгы территориясенә брусчатка түшәргә; Изге Чишмәдә күлне чистарту эшләрен дәвам иттерергә һәм "Чиста су" программасын гамәлгә ашырырга кирәк булачак. Бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салымнарны вакытында түләү, уртача айлык хезмәт хакын күтәрү һәм коллективларны саклап калу элеккечә үк үзгәрми торган бурычлар булып калалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: