Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Районда эшмәкәрлек: чиккә ирешелмәде

Муниципалитет башлыгы В. Козонков район эшмәкәрләрен хезмәтләр өлкәсен киңәйтергә, буш торучы биналары, эшче куллары булган авылда эшмәкәрлекне үстерергә чакырды. Шундый тәкъдим белән Владимир Константинович узган чәршәмбедә район Советының утырышлар залында булып узган эшмәкәрләр конференциясендә чыгыш ясады. Очрашу барышында күрсәтелгән видеофильм районның социаль-икътисадый үсешендә тагын бер тапкыр Алексеевскида эшмәкәрлекнең иң төрле...

Муниципалитет башлыгы В. Козонков район эшмәкәрләрен хезмәтләр өлкәсен киңәйтергә, буш торучы биналары, эшче куллары булган авылда эшмәкәрлекне үстерергә чакырды. Шундый тәкъдим белән Владимир Константинович узган чәршәмбедә район Советының утырышлар залында булып узган эшмәкәрләр конференциясендә чыгыш ясады.
Очрашу барышында күрсәтелгән видеофильм районның социаль-икътисадый үсешендә тагын бер тапкыр Алексеевскида эшмәкәрлекнең иң төрле өлкәләре өчен шартлар тудырылуын раслый. Бу фикергә республика сәүдә-промышленность палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев та басым ясады. Ул, безнең районнан аермалы буларак, башка районнарда барлык кече һәм урта бизнес субъектларының яртысын сәүдә предприятиеләре тәшкил итә һәм бары тик калган 50 проценты гына башка тармакларга туры килә, дип билгеләп үтте.
Бездә исә, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева чыгышыннан мәгълүм булганча, бүгенге көндә 108 кече предприятие, 657 шәхси эшмәкәр, 100 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли; эшчәнлекнең бу төрләрендә 2500гә якын эшче һәм белгеч хезмәт куя. Кече предприятиеләрнең гомуми саныннан иң зур өлеш-26 процентны сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре, аз гына кимрәк-23 процент-авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәшкил итә. Төзелешкә-15%, промышленностька-11%, торак-коммуналь хуҗалыкка 6 % туры килә. Калган 19 %-бу транспорт, элемтә хезмәтләре күрсәтү, күчемсез милек белән операцияләр һ.б.лар белән бәйләнгән эшчәнлек. Өстәвенә район бюджетына кече эшмәкәрлек субъектларыннан салымнар һәм башка түләүләрнең тоткан урыны 20 процентка якын алып тора.
Боларның берсе дә чик түгел, өстәвенә соңгы елларда кече һәм урта бизнесны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Мисалга, агропромышленность комплексын үстерүнең илкүләм программасы юнәлешләренең берсе-товар җитештерүчеләргә ярдәм итү. Бу өлкәдә кече предприятиеләр белән беррәттән район территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар шөгыльләнә. "АПКны үстерү" илкүләм проекты кысаларында хуҗалык итүнең кече формаларын стимуллаштыру максатларында районда 2006 елдан алып 2011 елга кадәр 400,6 млн. сумлык 2050 кредит, 33,2 млн. сум субсидия бирелде. Кредит акчасына мөгезле эре терлек, дуңгызлар, атлар, тракторлар, автомашиналар, шулай ук авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынды; 620 кредит төзелешкә һәм терлекчелек фермаларын реконструкцияләүгә юнәлдерелде.
Гаилә фермаларын үстерү планында да хәлләр ярыйсы гына. Бүген авыл җирлекләребездә алар 14әү. Терлекләр өчен биналар төзү, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен җир кишәрлекләре бирүдә проблемалар юк, шуңа күрә башланып киткән 2012 елга тагын 10 гаилә фермасы төзү планлаштырылды.
Үзеңне эшле итү программасы буенча федераль бюджеттан районның эшсез кешеләренә үз эшләрен оештыруга бушлай 10,5 млн. сумлык субсидия бирелде, шуның нәтиҗәсендә 178 граждан үзләренең кечкенә генә бизнесларын башлап җибәрә алды. Алынган акчага аларның күпчелеге терлек сатып алды яки умартачылык белән шөгыльләнә башлады.
Тагын бер мөһим нәрсә: республиканың кече һәм урта эшмәкәрлеген үстерү комитеты ел саен кече һәм урта эшмәкәрлекнең эшен яңа гына башлаган субъектларга ярдәм итүгә Татарстан Хөкүмәтенең Лизинг-грантларын тапшыру өчен бизнес-проектларны сайлап алу оештыра. Узган ел әлеге программа буенча өч катнашучыбыз кирәкле техника: "РСУ Гарант" ЧҖҖ-бер чүмечле "Амкодор-342В" төягече, Н.Турушкин крестьян-фермер хуҗалыгы-рулонлы пресс-җыйгыч һәм роторлы чапкыч, А.Гомәров крестьян-фермер хуҗалыгы МТЗ-82 сатып алды. «Оештырыла торган бизнес-проектлар конкурсларында,-дип билгеләп үтте Инвестицион үсеш агентлыгы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Хөсәенов үз чыгышында,-активрак катнашырга кирәк». Шул ук вакытта, фермер Илшат Гомәров сүзләренә караганда, алар лизинг-грант буенча алган субсидия трактор бәясенең яртысын гына каплаган, җитмәгән гаять зур сумманы үзләренә табарга туры килгән. "Ни өчен соң авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмгә субсидияләрне башка тармакларга караганда сизелерлек азрак бирәләр?-дип сукранды Илшат Нургали улы.-Сүз Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе турында бара икән инде, Инвестицион үсеш агентлыгына ни өчен Россия товар җитештерүчеләре белән чит илдәге коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнү максатында җирле продукция республика, ил чикләрендә генә түгел, ә бәлки чит илдә дә көндәшлеккә сәләтле булсын өчен семинарлар оештырмаска?"
Башка мәсьәләләр арасында 2012 елга бурычлар да бар иде. Болар-производствога яңалык кертүдә кече һәм урта бизнесның ролен күтәрү, киләчәктә икътисадның реаль секторына-промышленностька, авыл хуҗалыгына, төзелешкә, торак-коммуналь хуҗалыкка исәп тотып эш итү. Өстәвенә районда халыкның бизнеста үзен реализацияләве өчен кирәкле бөтен шартлар да бар.
Конференция район башлыгы Владимир Козонковның республиканың атказанган агрономы Илшат Гомәровка, "Эдем" ЧҖҖ җитәкчесе Гөлнур Сафинага, шәхси эшмәкәр Валентина Голубевага, Виталий Фоминга һәм гаилә фирмасы башлыгы Фәрит Яруллинга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X