Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Алексеевск Сабан туеннан фоторепортаж

Сабан туе районда 7 июньдә үк бәйрәм ителә башлады: иң беренчесе Ромоданда узды, ә тугыз авылда ул ял көннәрендә булды.

Биләр Сабан туеның бик матур урынында урнашкан мәйдан борынгы Болгар башкаласы кешеләрен генә түгел, шәмәлеләрне дә сыйдырган иде. Бәйрәмгә район башлыгы Владимир Козонков та килде.
Түбән Тигәнәледә әлеге борынгы бәйрәм-нең чын халәте сизелеп торды: зур булмаган мәйданчыкта гер күтәрүчеләр, батырлар, келәмдә җиңүчеләр, бүрәнә өстеннән җиңел генә йөреп күзләре бәйләнгән килеш чүл-мәк ватучы балалар ярыша.
Юеш Көрнәледә исә бәйрәмнең гадәти уеннарыннан тыш волейбол мәйданчыгы да бар иде.
Район сабан туе халыкны мәйданга җый-ды, бөтен кеше яраткан әлеге бәйрәмгә ул төзекләндереп бете-релгән иде.
Бәйрәм кунакларын сәламләп, район башлыгы Владимир Козонков болай диде: "Без бүген татар халкының милли бәйрәмен үткәрәбез, узган атнада гына "Алексеевск чаң тавышлары" фестивале тәмамланган иде. Бу бәйрәмнәр мәдәниятләребезне һәм халкыбызны якынайта. Алар һәрвакыт үткәрелеп килде, хәзер дә үткәрелә һәм үткәреләчәк тә, чөнки авыл хезмәтчәннәре моңа лаек. Район кешеләре 100 мең гектардан артык сөрү җирен эшкәртәләр, 100 тоннадан артык сөт җитештерәләр, 30 мең дуңгыз карыйлар. Авыл кешеләре бик киеренке эшлиләр, хуҗалыкларның барысы да язгы кыр эшләренә намус белән карады, шуңа күрә безнең хезмәтебездән әйбәт нәтиҗә, мул уңыш көтәргә хакыбыз бар".
Быел беренче тапкыр җәйге Универсиада программасына билбау көрәше кертелде, ә республика сабан туе халыкара студентлар уеннарының мәдәни программасын бизәп торачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы Эльмира Зарипова республикабыз Президенты алексеевскилыларга котлавын укыганнан соң хәбәр итте. Бәйрәмнең тагын бер кунагы - Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да район кешеләрен бәйрәм белән котлады.
Алдынгылар әләмне тантаналы төстә күтәр-гәннән соң халык бәй-рәме башланып китте, мәйдан гөрләде. Авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды. Көнкүреш техникасына һәм эш коралларына быел ике мотоцикл да өстәлде, алар аграр колледжның чәчү батырларына тапшырылды. Биредә үк төзекләндерүгә йомгак та ясалды, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре бүләкләнде. Мәктәпне тәмамлаучылар, яшь гаиләләр һәм бергә 50 ел гомер кичергән алтын парлар да бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәде.
Ат чабышлары - бәйрәмнең иң күңелле бизәге. Узыш бик кызу булды, чабыш атлары бер-бер артлы, бик янәшә килде. Юртаклар арасында Стратег - беренче, аның хуҗасы - "Алексеевскдорстрой" оешмасы, яхшы токымлылардан - Граф (Биләр урманчылыгы), җирле токымнар арасында Йолдыз иң җитезләре ("Ясная Поляна").
Тамашачыларны һәрвакыттагыча баганага әтәч алырга менү, капчык сугышы, көянтә белән су ташу, канат тарту, гер күтәрү ярышлары җәлеп итте. Спорт яратучылар волейбол, стритбол, бадминтон, мини-футбол уйнады.
Нәниләр - карусель, батут, өреп кабартылган таулардан торган балалар шәһәрчегендә рәхәтләнде. Элеккеге заманнарны яратучыларга "Авыл ишегалды" ишекләре ачык иде. Шаян җырлар бәйрәмдә катнашучыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Абсолют батыр исеме өчен 30дан артык ир-егетебез көрәште. Түбән Тигәнәле авылы егете Равил Әхмәтшин җиңүче булды.
- Бүгенге җиңүне бик озак көттем, үз авылымда өч тапкыр абсолют батыр булып калдым. Менә, ниһаять, биредә җиңүгә ирештем, мин бик шат! - диде Равил җилкәсеннән авыр тәкәне җиргә төшереп.
80 килограмм үлчәм категориясендә җиңгән Рифкат Сөләйманов барлык көрәшчеләр исеменнән үзенең бүлә-ген күптән түгел Биләрдә фаҗигагә дучар булган Кручининнар гаиләсенә бирде.
- Бәйрәм елдан-ел яхшыра, биредә кешеләр ял итә белә, - ди Воркутадан гаиләсе белән кайткан Валентина. Безнең биредә әниебез яши, ялга кайтканда сабан туена килергә тырышабыз. Чүп салу өчен урыннар җитми, бу - бердәнбер җитешсезлектер.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев