Якташлар өчен җан атып: Алексеевск районы гуманитар ярдәм илткән
Алексеевск муниципаль районы башлыгы эш сәфәре белән махсус хәрби операция барган зонага, Херсон юнәлешенә барды.
Анда ул хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз — хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
Бүлекчәләр урнашкан урынга гомуми авырлыгы якынча 10 тонна тәшкил иткән гуманитар йөк илтелде. Аның составына төзелеш материаллары, генераторлар, мотоцикллар, шулай ук өйләрдән җибәрелгән посылкалар һәм шәхси передачалар керде. Боларның барысы да бүген сугышчылар өчен көнкүреш шартларын җайга салу һәм куелган бурычларны үтәү өчен аеруча мөһим.
Алексеевск районы халкы тарафыннан җыелган посылкалар хәрби хезмәткәрләр өчен аерым әһәмияткә ия булды. Туган яклардан килгән сәламнәр, җылы сүзләр һәм кайгырту хисе аларга көч-рух өсти, өйдә көтүләрен һәм ярдәм итүләрен тоярга мөмкинлек бирә.
“Безнең өчен ярдәмне шәхсән тапшыру һәм егетләр белән аралашу мөһим иде, — дип билгеләп үтте район башлыгы. — Алар үз буры-чларын намус белән үти, ә безнең бурыч — мөмкин булганның барысын да эшләп, аларга терәк булу. Һәр сугышчының туган йорты, гаиләсе, якташлары бар. Без аларның Җиңү белән кайтуын көтәбез һәм гумани-тар ярдәм җыю һәм илтү эшен алга таба да дәвам итәчәкбез”.
Хәрби хезмәткәрләр исә гуманитар йөкне оештыруда катнашкан һәркемгә һәм сугышчылар гаиләләренә ярдәм күрсәткән район халкына рәхмәт сүзләрен җиткер-деләр.
Махсус хәрби опе-рациядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү Алексеевск районы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеш-ләренең берсе булып кала. Бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам иттереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев