Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

КУРКЫНЫЧ ТӘРТИПСЕЗЛЕК

Күп кенә алексеевскилыларның бистәнең кайбер хезмәтләре адресына дәгъвалары байтак. Имеш, урамнарда бардак, контейнерлар тулган, карны чистартмыйлар һәм башкалар.

Кешеләр үзләренең өй яны территорияләрен, өйтүр бакчаларын, балалар мәйданчыкларын тәртиптә тоткан очракта бу тәкъдимнәр, әлбәттә, гадел. Ләкин бит тәртипсезлекләр турында теләсә кайда сөйләп йөрүчеләрнең үзләренең үк борын төпләрендә алар "тантана итә". Я өйтүр бакчалары үләнгә баткан, я капка төпләренә утын китереп ташлаганнар, я өйләре каршында пычрак машина череп ята, я терлек азыгы тау булып өелгән (рәсемдә). Андый бардакның нинди куркыныч икәнен сөйләп торуның кирәге бармы икән? Мондый чүп-чарны ут санаулы секундларда ялмап ала, башка байлыклар да минут эчендә юкка чыга.Әле бит күршеләренеке дә янәшәдә генә. Аннары биредә аларның бер-ике атна гына ятарга исәпләнгәнлекләре турында аңлатып кара син. Бистә хакимиятләре Завод урамының 11 нче йортында яшәүче хуҗага штраф салдылар һәм бөтен территорияне бозып торучы салам өемен ашыгыч төстә җыештырып алырга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев