Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Быел «Сәләт» биш мең катнашучыны кабул итәчәк

23 июльдә "Сәләт" балалар лагерен һәм яшьләр форумын үткәрү буенча җыелыш булып узды, анда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин белән район башлыгы Владимир Козонков катнашты.

Оештыру комитеты әгъзалары район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән күп кенә мәсьәләләрне тикшерделәр. Янгынга каршы сак чараларына, шулай ук туклануның санитария- гигиена таләпләренә туры килүе мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. "Иң мөһиме, - диде җыелыш азагында министр урынбасары, - барысы да проблемаларсыз һәм фаҗигаләрсез үтсен". Быел "Сәләт" лагере палаткаларын унҗиденче тапкыр ачып җибәрә, иң күләмлесе булырга ошый, чөнки анда быел биш меңнән артыграк кеше катнашачак (узган ел бу сан 3500 булган). "Хуҗалар тавы"ннан ерак булмаган традицион урында 12 августтан 17сенә кадәр борынгы стильне хәтерләткән агач биналы шәһәрчек үсеп чыгачак. Форумда катнашучылар 1200 палатада яшәячәк. Лекция һәм чаралар 300 чатырда узачак. Ә көннәрнең берсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форумга кунак булып киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев