Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Хәйрия – 2013

Узган, 2013 елда районда хәйрия максатларында 8 миллион 503 мең сум акча тотылган.

Районның башкарма комитеты хәбәр итүенчә, изге эшләргә 67 юридик һәм 204 физик зат үзенең өлешен керткән. Эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр арасында иң зур ярдәмне "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Керамика-Маркет" ЧҖҖ, "Алексеевск керамикасы" ААҖ, "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖ, "Агрохимсервис" ЧҖҖ, "Эдем" ЧҖҖ, "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖ, район элемтә үзәге челтәрләре, водоканал, шулай ук "Элита", "Элита-М" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, "Родина" һәм "Алга" колхозлары керткән. Шәхси эшмәкәрләр һәм гади гражданнар да читтә калмаган.
Җыелган акчалар - ятим балаларга, күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә, асрамада инвалид һәм өлкән кешеләр булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ә Җиңү Фондына күчкән акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарының тормыш шартларын яхшыртуга тотылган. Моннан тыш, белем бирү, тәрбия һәм спорт, мәдәни һәм дини учреждениеләргә, шул исәптән чиркәүләр торгызуга, ветеран оешмаларына, Зур Полянка интернат йортына, балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайгырту" приютына ярдәм күрсәтелгән. Районда үткәрелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә "уңышлы" узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев